Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2018, 13:37

ТР Инвестицион советы президиумы утырышы барышында Р.Миңнехановка өч проект тәкъдим ителде

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды. Казан кремлендә үткән чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

“Бүген төбәктә территорияләрне икътисадый үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу махсус икътисадый зоналар гына түгел, башка инфраструктура да. Чаллыдан гайре, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статсусын алды. Бу – безнең зур һәм кече инвестицион проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен яхшы перспективалар”.

Утырышта катнашучыларга берничә проект тәкъдим ителде: бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проекты, “КАМАЗ” ААҖ музеен булдыру проекты, синтетик сымала җитештерү заводын төзү проекты, Яшел Үзән территориясендә лифт һәм травалатор җайланмалар җитештерүен булдыру проекты һәм Сөйки – Болгар паром кичүе төзелеше проекты һәм “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгы” сәнәгать паркын” үстерү инвестицион проекты. Барлык тәкъдимнәр дә кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук ТР премьер-министры урынбасары – ТР сәнагәть һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һ.б. катнашты.

Барлык яңалыклар

ТР Инвестицион советы президиумы утырышы барышында Р.Миңнехановка өч проект тәкъдим ителде

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды. Казан кремлендә үткән чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. </p> <p> “Бүген төбәктә территорияләрне икътисадый үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу махсус икътисадый зоналар гына түгел, башка инфраструктура да. Чаллыдан гайре, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статсусын алды. Бу – безнең зур һәм кече инвестицион проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен яхшы перспективалар”. </p> <p> Утырышта катнашучыларга берничә проект тәкъдим ителде: бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проекты, “КАМАЗ” ААҖ музеен булдыру проекты, синтетик сымала җитештерү заводын төзү проекты, Яшел Үзән территориясендә лифт һәм травалатор җайланмалар җитештерүен булдыру проекты һәм Сөйки – Болгар паром кичүе төзелеше проекты һәм “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгы” сәнәгать паркын” үстерү инвестицион проекты. Барлык тәкъдимнәр дә кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. </p> <p> Чарада шулай ук ТР премьер-министры урынбасары – ТР сәнагәть һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һ.б. катнашты. </p>