В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дарья Устинова – көмеш, Николай Зуев һәм Рената Гайнуллина бронза медаль яулады.
Фото: ТР Спорт министрлыгы
200 метрга аркада йөзүдә Казан йөзүчеләре берьюлы ике медаль яулады: Дарья Устинова – көмеш, ә Рената Гайнуллина – бронза. 100 метрга аркада йөзү нәтиҗәләре буенча Николай Зуев өченче урынны алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларының беренче этабы ачылды. Тантанада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
«Дуслык уеннары»ның беренче этабы ТР башкаласында 2 нче августка кадәр барачак. Ярышлар 1,3 мең спортчыны берләштерәчәк, аларның 215 е Казанга башка илләрдән килгән.