Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2025, 12:57

Казанның өч җәмәгать киңлеге «Россия парклары» премиясе финалистлары булды

«Елмай» балалар паркы, Серов урамындагы бульвар һәм Зәңгәр күлләр үз номинацияләрендә иң яхшылар исемлегенә кергән

Республиканың иң зур «Елмай» балалар паркы, Серов урамындагы инклюзив бульвар һәм «Зәңгәр күлләр» уникаль табигый объекты территориясе «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында «Россия парклары» премиясе финалистлары булдылар.

«Ел премьерасы. 2024 елда гамәлгә ашырылган парк проекты» номинациясендә иң яхшы җәмәгать киңлекләре исемлегенә Серов урамындагы бульвар һәм «Елмай» балалар паркы кертелгән. Шулай ук «Елмай» паркы «Балалар паркы» номинациясендә иң яхшылар рәтендә, ә «Зәңгәр күлләр» уникаль табигый объекты территориясе «Су янындагы парк» номинациясендә иң яхшылар рәтендә.

Премия жюри әгъзаларының тавыш бирүе 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 23 апрельдә Мәскәүдә ParkSeason Expo халыкара күргәзмә-конференциясе һәм БРИКС илләре парклары форумы барышында узачак. Җиңүчеләргә парк мәдәниятенең тотрыклы символы – «Ишкәкле кыз» скульптурасы рәвешендәге сыннар тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, республикада иң зур «Елмай» балалар паркы Казансу яр буенда узган елның августында ачылган иде. Җәмәгать киңлеге уникаль балалар мәйданчыгыннан, павильоннардан, күзәтү мәйданчыгы булган яшел лабиринттан һәм вакыйгалар зонасыннан тора. Шулай ук махсус сакланучы «Зәңгәр күлләр» табигый зонасы территориясендәге киңлеккә үзгәрешләр кертелде. Узган ел ук анда җәяүлеләр сукмаклары оештырылды һәм су коену урыннары төзекләндерелде.

Серов урамындагы бульвар тулысынча инклюзив. Ул «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте», шулай ук бульвар янында урнашкан «Ярдәм» фонды белгечләре һәм катнашучылары белән берлектә эшләнгән. Проектның координаторы – «Игелекле Казан» АКбО.

«Россия парклары» Бөтенроссия парк премиясе — Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, парклар ассоциациясенең, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең һәм Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясенең уртак проекты. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты белән берлектә премияне оештыручыларның максаты – илнең барлык төбәкләрендә шәһәр киңлекләрен төзекләндерү сыйфатын яхшырту.

Барлык яңалыклар