Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2024, 11:56

Казанның өч иҗтимагый киңлеген «Алтын Трезини» премиясе белән билгеләделәр

Халыкара жюри составына 34 ил вәкиле керә

Өч иҗтимагый киңлек «Алтын Трезини» халыкара архитектура-дизайнер премиясе лауреатлары булды. Алар арасында Болак ермагындагы һәм Миллениум күперендәге архитектура яктырткычлары, Иске Татар бистәсендәге «Хәситә» монументаль композициясе бар. Бүләкләү Санкт-Петербургның Эрмитаж театрында узды.

Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, Казан Болактагы эшкәртмә өчен «Иң яхшы гамәлгә ашырылган архитектур яктырту проекты» номинациясендә платина диплом белән бүләкләнде. Быел яктырту барлык күпер корылмаларын, ермак янындагы бетон диварларны, агачларны һәм яшел сөзәклекләрне бизәде. Аны ел буе күзәтергә була, проектлаучылар уйлавынча, ул кыш көне кардан эффектлы чагылырга тиеш.

Алтын дипломны Миллениумны яктырту проекты алды. Ул – күпергә капиталь ремонт вакытында куелган. Корылманың нигезе дә, аның өске өлеше – «М» хәрефе дә яктыртылды.

Иске Татар бистәсендә «Хәситә»гә «Ачык иҗтимагый киңлектә иң яхшы сәнгать әсәре» номинациясендә көмеш диплом бирелде. Композицияне ТРның атказанган эшлеклесе, рәссам Илнур Сираҗиев иҗат иткән. Дивар панносында милли киемнәр кигән ир-ат һәм хатын-кыз, кояш, ай һәм хәситә сурәтләнгән. Архитектур яктырту белән җиһазландырылган арт-объект Татарстан урамындагы 7 нче йортның фасадында урнашкан.

Премия 2018 елда Санкт-Петербургның беренче архитекторы Доменико Трезини хөрмәтенә гамәлгә куелган. Халыкара совет һәм жюрига 34 ил вәкилләре керә, ә аны Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский җитәкли. «Алтын Трезини» ел саен архитектура, дизайн, реставрация, сценография һәм музей эше өлкәсендәге авторларга бирелә.

Җиңүчеләрнең һәм призерларның эшләре музей фондына керә һәм ел саен үткәрелә торган «Сәнгать буларак архитектура» күргәзмәсендә күрсәтелә.

Барлык яңалыклар