Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2020, 11:51

2020-2022 елларда Казанның өч музыкаль һәм ике сәнгать мәктәбе ремонтланачак

Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында бу максатларга республика бюджетыннан 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алена Мирошниченко). Казанда 2020-2022 елларда өч музыка һәм ике сәнгать мәктәбе ремонтланачак. Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында бу максатларга республика бюджетыннан 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Хәзерге вакытта программага керәчәк сәнгать мәктәпләре исемлеге төзелә, дип хәбәр итте бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Республика бюджетыннан өстәмә рәвештә Р.Яхин исемендәге 3-нче номерлы балалар музыка мәктәбен реконструкцияләү өчен проект-смета документациясен эшләүгә акча бүлеп бирелде. Муниципаль бюджет хисабына Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе мәдәни мирас объекты булган П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясау өчен фәнни-проект документациясе әзерли.   Азат Абзалов 1-нче номерлы музыка мәктәбе диварларыннан Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхин, дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина һәм башка күп кенә танылган музыкантлар чыгуын искәртте.

«Мәдәният идарәсенә караган белем бирү учреждениеләренең 60%-ы диярлек комплекслы капиталь ремонт үткәрүгә мохтаҗ», - дип билгеләп үтте Азат Абзалов. Аның сүзләренә караганда, бүген иң яхшы дәрәҗәдә 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбе җиһазландырылган, ул 2016 елда ремонтланган.

Сәнгать мәктәпләре өчен музыка уен коралларын яңарту мәсьәләсе актуаль булып тора. 2019 ел дәвамында җирле һәм республика бюджеты, грант һәм спонсорлык ярдәме хисабына 19 млн сумнан артык музыка уен кораллары сатып алынды. «Сезнең ярдәм белән 2019 елда беренче һәм сигезенче номерлы музыка мәктәпләре өчен «Бехштейн» роялен сатып ала алдык», – дип мөрәҗәгать итте А.Абзалов Казан Мэры Илсур Метшинга. Яңа музыка уен кораллары Казанның Балалар җыелма тынлы оркестрына һәм ТР Яшьләр симфоник оркестрына тапшырылды. Шулай ук «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә шәһәрнең 18 музыка мәктәбе яңа пианинолар алды, дип хәбәр итте А.Абзалов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.03.2020
Видеорепортаж
02.03.2020 10:37
2019 елга Казанның мәдәният тармагы эше йомгаклары һәм 2020 елга планнар
Барлык яңалыклар