В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан кинопроектлар питчингы 2-3 апрельдә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстан башкаласыннан өч кинопроект беренче тапкыр онлайн-форматта узган Казан питчингы призерлары булды.
Әйтик, Юлия Захарованың «Мишка» гаилә белән карый торган тулы метражлы фильмы проекты Роберт исемле малай һәм аның иң яхшы дусты - йомшак аю турында, балалар киносына ярдәм итү кысаларында ТР Мәдәният министрлыгыннан 2 млн сум акча алган.
Казаннан Айрат Камаловның «Шүрәле» кыска метражлы фильмы проекты «Время кино» дирекциясеннән ярдәм ала, ә Илнур Гыйлмановның «Киллер» кыска метражлы комедиясе - питчинг оештыручыларыннан һәм партнерларыннан ярдәм.
«Уенлы тулы метражлы кино» категориясендә Денис Тарасовның һәм Елена Гордееваның «Минем улымның әнисе» (Екатеринбург) психологик триллеры җиңде. Фильм каты чире булган хатын-кыз турында сөйли, ул үзенең йортына биш яшьлек улына киләчәктә әти-әни булачак кешеләрне яшәргә чакыра. Проект авторлары чараны оештыручылардан һәм партнерлардан техник ярдәм һәм продюсерлык эшләнмәләре, шулай ук Пола Браунның онлайн мастер-классларына бушлай сертификат алачак.
«Уенлы кыска метражлы кино» категориясендә беренче урынны «Хәйбулла» драмасы белән Даниил Рази (Санкт-Петербург) алды. Проектка президент грантлары фондыннан 500 мең сум акча бүлеп бирәчәкләр. Фильм 1922 елның ач кышында булган вакыйгалар турында сөйли.
Казан кинопроектлар питчингы 2-3 апрельдә узды. Аның гомуми приз фонды 2,5 млн сум тәшкил итте. 65 заявкадан шорт-листка Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Черкесскидан 5 тулы метражлы проект һәм 10 кыска метражлы проект эләккән. Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан питчинг беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Эксперт советын режиссер һәм сценарист Александр Митта җитәкләде, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәте.