Казаннан өч югары уку йорты Россиянең 100 иң яхшы университетлар рейтингына керде. Тикшерүне
RAEX агентлыгы үткәрде. Рейтингның нигезенә берничә күрсәткеч ятты: белем бирү сыйфаты, чыгарылыш укучыларына карата эш бирүчеләренең ихтыяҗы, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе һәм башка критерийлар.
ТР башкаласының иң яхшы вузларыннан берсе КФУ булды, ул икенче ел рәттән рейтингның 20 нче урынында тора. Университетның югары урыны, беренче чиратта, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең югары дәрәҗәсе белән бәйле, бу күрсәткеч буенча КФУ 12 нче урында урнашкан.
Топ-50 рейтингына шулай ук узган ел белән чагыштырганда дүрт позициягә түбәнәйгән һәм 44 нче урынга эләккән КГМУ да керде.
74 нче урында икенче ел рәттән КНИТУ-КХТИ тора.
Илнең югары уку йортлары арасында рейтинг лидеры гадәттәгечә М.В.Ломоносов исемендәге МДУ булды, икенче урында Н.Э.Бауман исемендәге МГТУ, өчлекне МФТИ япты.