Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.07.2024, 16:05

Казанның өч укучысы Россия җыелма командасы составында яшь экологлар слетында чыгыш ясаячак

Ярышлар 16—23 нчы июльдә Белоруссиядә узачак

16—23 нче июльдә узачак «Экология без границ» дигән Белоруссия һәм Россия яшь экологлары слетында өч казан укучысы катнашачак. Алар чарада РФ җыелма командасы составында чыгыш ясаячак, анда илебездән 35 кеше үтте. Ярышлар Белоруссиядә узачак.

ТР башкаласыннан милли командага «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» комплексының сигезенче сыйныф укучысы Артур Дегтярев эләкте. Ул «Орнитология» юнәлеше буенча белгеч. Н.Лобачевский исемендәге лицейның тугызынчы сыйныф укучысы Әмирә Әхмәдова слетта «Туфрак белеме» профиле буенча чыгыш ясаячак. «Энтомология» юнәлеше буенча 28 нче гимназиядән унынчы сыйныф укучысы Диана Әхмәтова үтте.

Слетта катнашу мөмкинлеге өчен Россия Федерациясенең 38 субъектыннан якынча 200 фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүче укучы көч сынашты. Катнашучыларга башта һөнәри тестны онлайн-платформада тапшырырга, ә аннан соң әңгәмә үтәргә туры килде.

Ике көн дәвамында конкурсантлар биоэкологик тикшеренүләр методикасы һәм ботаника, туфрак белеме, гидробиология, энтомология һәм орнитология өлкәсендәге фундаменталь белемнәрен күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.

Слет РФ Мәгариф министрлыгы һәм Белоруссия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән уза.
Барлык яңалыклар