Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2023, 14:07

Өч педагог бөтенроссия конкурсларында җиңүгә өмет тота

Нәтиҗәләр 5 нче октябрьдә, Укытучылар көнендә игълан ителәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Камилә Вилданова). Екатерина Иванова Татарстанда «Укытучы-дефектолог – 2023» конкурсында җиңеп, федераль этапка узды. Педагог Казанның 8 нче балалар бакчасында эшли. Абсолют җиңүче исеме 5 нче октябрьдә билгеле булачак. Финал Мәскәүдә узачак.

«Педагог-психолог» бөтенроссия конкурсында Татарстан һәм Казан данын 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева яклый. Ул финалга үтте, нәтиҗәләр Укытучылар көнендә билгеле булачак.

108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров «Классная Тема!» телетамашасының ярымфиналисты булды. Анда предмет укытучылары катнаша, җиңүче федераль каналда үзенең авторлык программасын тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булачак. Йомгак шулай ук 5 нче октябрьдә ясалачак.

«Укытучыларыбызның уңышлары бездә, шәһәр җитәкчелегендә, әти-әниләребездә хөрмәт һәм рәхмәт хисләре генә уята. Зур класслар һәм эш күләме, эмоциональ йөкләнеш. Сиңа берөзлексез 30-40 пар төрле балаларның күзләре төбәлгән һәм бер секундка да тын ала алмыйсың – бу чыннан да бирелгән сәләт. Без укытучыларыбыз, Казанның мәгариф системасы белән горурланабыз. Казанышлар һәм уңышлар, чыннан да, күпкә күбрәк. Алар турында беләбез һәм аларны күзәтәбез, рәхмәт белдерү һәм ярдәм итү мөмкинлекләрен кулдан ычындырмаска тырышабыз», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.

Соңгы вакытта Татарстан башкаласы педагоглары бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында беренче урыннарны алып, күп тапкырлар үзләрен күрсәттеләр. Аларның кайберләре турында эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Токмакова Татарстан тәрбиячеләре арасында иң яхшысы дип танылды. Моннан тыш, ул шулай ук 89 катнашучы ярышкан «Россиянең Ел тәрбиячесе - 2023» конкурсы нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы биш педагогы исемлегенә керде.

13 нче гимназия педагогы Алинә Шәгәрәева «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңү яулады, ә Россия буенча бу категориядә иң яхшы 5 педагог исемлегендә. Аның хезмәттәше – 41 нче мәктәпнең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина – шул ук номинациядә ил тәрбиячеләре арасында абсолют җиңүче булды. Быел һөнәри ярышларда бөтен илдән 104 кеше катнашты: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче.

21 нче гимназиянең химия һәм биология укытучысы Карина Абаза «Педагогик дебют» бөтенроссия конкурсында иң яшь педагоглар арасында беренче урынны алды. «Яшь идарәчеләр» номинациясендә 19 нчы гимназия директоры урынбасары Евгений Лобанов җиңүче булды. 7 нче балалар бакчасы җитәкчесе Алсу Биктова мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре арасында җиңү яулады. Ярышта илнең 70 төбәгеннән 1000 нән артык конкурсант катнашты.

Мәскәү гуманитар белем һәм мәгълүмати технологияләр институты үткәргән яшь укытучылар арасындагы «Иң яхшы педагогик практикалар» конкурсында 102 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Ксения Зайцева җиңү яулады. Аңа илнең 560 яшь педагогы көндәшлек иткән.

Фото: Марат Мөгыйнов

Видеорепортаж
02.10.2023 13:19
Соңгы 5 елда Казанга 1305 укытучы күченгән
Барлык яңалыклар