В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Жюри барлыгы 415 гаризаны карап тикшергән, шуларның 50 се күпчелек экспертлар тарафыннан уңай бәя алган
Фото: Марат Мөгыйнов
85 төбәктән барлыгы 415 гариза тапшырылган. 50 практика Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы эксперт советы әгъзаларының күпчелеге тарафыннан уңай бәя алган. Алар арасында Казаннан «Светлая долина» паркы, Зур Зәңгәр күл территориясе һәм Юнысов мәйданы бар.
Шулай ук Татарстаннан реестрга «Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап» проекты (Тәтеш), «Балалар шәһәрчеге» паркы (Питрәч авылы), «Кондурча» паркы (Нурлат), «ТатАр риваятьләре — шәһәргә Коммуна урамы буйлап иске юл белән» проекты (Арча) эләккән.
Комиссия проектларның шәһәр мохите сыйфатын яхшыртуга йогынтысын, социаль һәм икътисади нәтиҗәлелеген, инновациялелекне һәм тәкъдим ителгән карарларга ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуны, шулай ук аларны гамәлгә ашыру сыйфатын бәяләгән.
Быел реестрга кергән барлык практикаларны һәм проектларны сылтама буенча карарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР шәһәрләрен үстерү институтында.
Россия Төзелеш министрлыгы төзекләндерүнең иң яхшы практикаларын 2017 елдан башлап ел саен сайлый.