Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2020, 17:16

Казанның өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын отты

Катнашуга барлыгы 44 уку йорты гариза биргән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр арасында - Казанның өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Конкурска барлыгы 44 уку йорты гариза бирде.

Белгечләр көндезге этап кысаларында, белем бирү оешмаларына чыгып, 25 учреждениене бәяләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнде, шуларның 3-се - Казанда. Болар - Вахитов районының татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган катнаш төрдәге 136-нчы номерлы балалар бакчасы, Совет районының татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган катнаш төрдәге 67-нче номерлы балалар бакчасы һәм Авиатөзелеш районының катнаш төрдәге 72-нче номерлы балалар бакчасы. Җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

Авиатөзелеш районының катнаш төрдәге 72-нче номерлы балалар бакчасы мөдире Людмила Салмина сөйләгәнчә, конкурста җиңү - балалар өчен дә, педагоглар коллективы өчен дә мөһим вакыйга. «Бу бер генә көнлек әзерлек түгел иде, кызыклы программа уйладык, план төзедек, безгә әти-әниләр дә зур ярдәм күрсәттеләр, алар безне хуплады», - дип сөйләде Л.Салмина. Ул шулай ук балалар бакчасында балалар татар һәм рус телләрен мавыктыргыч формада үзләштерә, дип аңлатты. Откан грант, балалар бакчасы мөдире сүзләренчә, учреждениенең матди-техник базасын яхшыртуга - мультимедиа техникасын сатып алуга, җиһазларны, шулай ук мәгариф программаларын яңартуга тотылачак.

Барлык яңалыклар