Бүген кич шәһәрнең берничә урамын бер тәүлеккә ябачаклар. Яңа ел чараларына әзерләнү һәм уздыру сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләү җәдвалына тиешле үзгәрешләр кертелде.
24 декабрьнең 18:00 сәгатьтән 25 декабрьнең 19:00 сәгатькә кадәр Абдулла Бичурин урамы (Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр), Мусин урамы (Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр), Сибгат Хәким урамы (Әпсәләмов урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына кадәр) ябылачак.
Кремль урамында (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) хәрәкәтне чикләү 14 февральдә 0:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Вакыты-вакыты белән декабрьнең икенче яртысыннан башлап 14 гыйнварның 0:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда чикләүләр кертелергә мөмкин:
Сибгать Хәким урамы буйлап ике якка (Декабристлар урамы киселешеннән Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр);
Бондаренко урамының ике ягына (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче торак йорттан алып Сибгат Хәким урамына кушылган урынга кадәр);
З.Солтан ур. (Ш.Мәрҗани урамыннан Каюм Насыйри урамына кадәр);
Ш.Мәрҗани ур. (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).