В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр Шәмәрдән, Арча һәм Нократ аланына йөрүчеләгә кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Шәмәрдән – Казан, Арча – Казан һәм Казан – Нократ аланы маршрутлары буенча йөри торган өч шәһәр яны поезды җәдвәле 14 майдан үзгәрә.
6401 номерлы Шәмәрдән – Казан поезды Шәмәрдән станциясеннән 4.16 сәгатьтә кузгала, Казан станциясенә 6.34 сәгатьтә килеп җитә. 6405 номерлы Арча – Казан электричкасы Арча станциясеннән 7.00 сәгатьтә кузгала, казан станциясенә 8.46 сәгатьтә килеп җитә. 6420 номерлы Казан – Нократ аланы шәһәр яны поезды Казан станциясеннән 6.04 сәгатьтә чыгып китә, Нократ аланы станциясенә 9.18 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәте.