В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү һәм алдагы ял көннәре белән бәйле
Фото: KZN.RU
Исегезгә төшерәбез, муниципаль парковкалар бушлай эшли торган көннәр башкаланың Башкарма комитеты карары белән билгеләнгән. Ул Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлары һәм хокукый актлары җыентыгында гыйнвар аенда басылып чыкты.
Элегрәк «УРАМ» экстрим-паркы ягыннан Миллениум күпере астындагы парковканың эш режимы үзгәрүе турында хәбәр ителгән иде. Бу «Киләчәк уеннары» халыкара фиджитал-турнирын үткәрү белән бәйле. Ярышларга аккредитация узган кешеләр транспорт чараларын 1 нче мартка кадәр парковкада калдыра алачак. Ә 1 нче марттан, күпердә төзелеш эшләре тәмамланганчы, бу киңлек ябык булачак.