Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2024, 16:27

Казанда РФ президенты сайлауларына килгән гаиләләр арасында өч автомобиль уйнатылачак

Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен социаль челтәрләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзек белән фоторәсем урнаштырырга кирәк

Фото: Марат Мөгыйнов

РФ президентын сайлау көннәрендә Казанда «Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесе кысаларында өч автомобиль уйнатылачак. Анда катнашу өчен, сайлау участокларында тавыш биргәннән соң, «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән беләзек алырга кирәк. Шуннан соң, атрибутларны киеп, гаилә белән фотога төшәргә һәм фотоны #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга дигән ике хештег белән «ВКонтакте» социаль челтәренә эләргә кирәк.

Җиңүчене турыдан-туры трансляция вакытында белеп булачак. Өч көн рәттән берәр автомобиль уйнатылачак, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Бүләкләр уйнату 15 нче һәм 16 нчы мартта 21:00 сәгатьтә «Татарстан Алга» берләшмәсендә трансляцияләнәчәк. Ә соңгы көнне, 17 нче мартта, 20:10 сәгатьтә «Яңа гасыр» телеканалында туры эфир узачак.

«Без әти-әниләрне сайлау участокларына балалары белән чакырабыз», – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Фазлыева.

Казанда Россия президентын сайлау көннәрендә 466 тавыш бирү участогы эшләячәк, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Татарстан башкаласында барлыгы 927 мең 591 сайлаучы теркәлгән. Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, тавыш бирү 15-17 нче мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев.

«Бу безнең илдә иң мөһим сайлаулар. Барлык гражданнарыбызга, үз позицияләрен ирекле рәвештә белдереп тавыш бирә алсыннар өчен, тигез куркынычсыз шартлар булдыру – безнең өчен зур җаваплылык. Барлык халыкны сайлау участокларына чакырабыз, илебезнең һәм гаиләләребезнең киләчәге – безнең кулда», – дип билгеләп үтте спикер.

Сайлау участокларының барысы да диярлек видеокүзәтү камералары һәм металл детекторлары белән җиһазландырылган. Бюллетеньнәрне эшкәртүнең автомат комплекслары 19 участокта куелган. Мондый техник мөмкинлек булмаган урыннарда махсус видеотеркәгечләр, даими видеоязма функциясе булган мобиль техника урнаштырылган. Шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка махсус автобуслар әзерләнгән, алар тавыш бирү өчен резерв пунктлар буларак кулланылачак.

Булат Алиев сүзләренчә, Россия президентын сайлауны үткәрү буенча зур мәгълүмати эш соңгы ике ай эчендә башкарылган. Шәһәрлеләр үз сайлау участогын Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында һәм сылтама буенча таба ала. Спикер шулай ук участокны алыштыру өчен гариза бирүнең соңгы көне бүген булуын искәртте. Моны госуслуг.рф порталында эшләргә була.

«Казанда сайлаулар һәрвакыт гаилә чарасы булды. Балачактан ук без бөтен гаиләбез белән сайлауларга йөрдек һәм әти-әниләребезнең тавыш бирүләрен күзәттек. Россия президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән елда әлеге мөмкинлекне кулланмыйча кала алмадык. Безгә әлеге традицион кыйммәтләр бик якын. Төп девизыбыз: «Гаилә белән сайлыйбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.

Казанның 20 эре объектында махсуслаштырылган балалар мастер-класслары, уеннар һәм эстафеталар узачак. Тагын 170 объектта традицион ярминкә оештырылачак, биредә продукцияне арзан бәядән алып булачак. «Бәяләр, ваклап сату челтәрләренә караганда, 20-25% ка түбәнрәк булачак. «Нәфис» компаниясе белән партнерлык ярдәмендә шулай ук көнкүреш химиясен арзан бәягә сатачаклар», – дип өстәде Булат Алиев.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә 40 сайлау участогында «Сәламәтлек нокталары» эшләячәк. Гражданнар кан басымын үлчи, ЭКГ процедурасын үтә, шулай ук терапевт-табиб консультациясен ала алачак.

Тавыш бирүнең соңгы көнендә, 17 нче мартта, «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә 12:00 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр «Гаилә белән сайлыйбыз» концерты узачак. Кунаклар өчен активлык зоналары, туклану мәйданчыклары, Май чабу бәйрәме, театр чыгышлары оештырылачак. Сәхнәгә ТРның танылган башкаручылары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һ.б. чыгачак. Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре хедлайнерлар булачак.

Сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә таратылачак беләзекләр белән гаилә фестиваленә кереп булачак. «Гаилә белән сайлыйбыз» концерты «Яңа гасыр» телеканалында трансляцияләнәчәк.

«Без транспорт мәсьәләсен кайгырттык – участокларда тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр биреләчәк», – дип җиткерде Булат Алиев. Аның ярдәмендә шәһәрлеләр тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.

Шулай ук ял көннәрендә, 16 нчы һәм 17 нче мартта, сайлаучыларны участокларга илтү өчен 31 нче номерлы бушлай автобус йөриячәк. Ул тавыш бирү биналарыннан ерак урнашкан торак массивлардагы казанлылар өчен билгеләнгән.

Фоторепортаж
Казанда 2024 елда РФ президентын сайлауга багышланган матбугат конференциясе узды
Видеорепортаж
11.03.2024 14:40
Россия президентын сайлауның соңгы көнендә уздырылачак фестивальдә «Иванушки International» һәм Ваня Дмитриенко чыгыш ясаячак
Барлык яңалыклар