В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Амазонка” проекты зоопаркны яңартуның өченче чираты кысаларында тормышка ашырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). 2018 елда Казан зооботаника бакчасы территориясендә “Замбези елгасы” – зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проектының беренче өлеше ачыла. Шуннан соң, әлеге вакытта эшләп торучы өлешне реконструкцияләү башлана, вакыт узгач – Көньяк Америка хайваннары белән “Амазонка” территориясе төзелеше. Бу хакта KZN.RU порталына интервью барышында Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләде.
Зооботаника бакчасының яңа өлешендә эшләр 75 процентка башкарылган. Заманча материал – полимер бетон белән отделка эшләре башлана: вольерларны ясалма таш, агач белән бизәү, вольерлар эчендә ландшафт эшләре.
Зооботаника бакчасының Көньяк Америкага багышланган өлеше иң соңгылардан барлыкка киләчәк. Биредә коңгызлар, попугайлар, капибара, тапир яшәячәк. Планнар буенча “Көньяк Америка” Урта Кабан күленең каршы ярында Техника урамы буенда урнашачак. Зооботаника бакчасының әлеге территориясе белән аны күпер тоташтырачак.
Африка һәм Көньяк Америка фаунасына багышланган ике яңа өлеш хисабына зооботаника бакчасы территориясе якынча өч тапкыр артачак. Әлеге концепция Чехия белгечләре белән берлектә эшләнде.
“Максатыбыз – кунакларыбызда хайваннар читлектә утыра дигән хисләр калмасын өчен читлекләрне алып ташларга. Узган гасырлар концепциясе искерде, көн кадагында башка концепция – хайваннар өчен табигый мохит оештырыла”, - дип аңлатты Казан зооботаника бакчасы директоры.