Очрашулар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче март). 8 нче мартта Татарстан башкаласында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бушлай чаралар сериясе узачак.
Программа хатын-кызлар өчен воркаут буенча ачык тренировкалардан башлана. Дәрес парктагы махсус мәйданчыкта узачак. Аны фитнес-тренер Эльза Зумагулова үткәрәчәк. Катнашучыларны барлык мускул төркемнәрен язылдыру һәм эшләтү өчен күнегүләр комплексы көтә. Тренировкалар теләсә нинди физик әзерлек дәрәҗәсендәге хатын-кызларга туры киләчәк. Башлану вакыты – 9:30 да.
Ленин бакчасыннан Ирек мәйданына, аннан соң ТР Милли китапханәсенә кадәр «Голос женщины/Тавышбикә» экскурсиясе вакытында сәяхәт кылырга мөмкин булачак. Анда хәзерге татар хатын-кызларының тавышлары, аларның тормышында булган вакыйгалар яңгыраячак. «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаева сәгать ярымлык экскурсия үткәрәчәк. Сәфәр 11:00 һәм 13:30 сәгатьтә башланачак, аларның һәркайсына сылтама буенча теркәлергә кирәк.
«Ак чәчәкләр» бульвары остаханәсендә балалар үз куллары белән төсле картон һәм акрилдан бәйрәм открыткасы ясый алачак. Иҗади дәресне остаханә резиденты – ART.KATE балалар иҗаты студиясе үткәрәчәк. Катнашу өчен +7(919)643-62-90 телефоны буенча язылырга кирәк. Башлана 13:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.