В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ксения Задворнова 72 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшысы дип табылган
Фото: Бөтенроссия самбо федерациясе
Алтын медаль иясе – «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсенең «Ак Барс» спорт мәктәбе тренеры Ксения Задворнова. Ул 72 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшысы дип табылган.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә Ксения Задворнова самбо буенча дөнья чемпионатында беренче булды. Ярышлар Ереванда узды, анда 65 илдән көрәшчеләр катнашты. Финалда Казан спортчысы Белоруссия вәкиле Анжела Жилинская белән очрашты.
Диана Жиленкова