В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бохарада узган ярышларда 20 илнең иң көчле спортчылары катнашкан
«Ракета» физкультура-спорт берләшмәсенең «Ак Барс» көрәш буенча олимпия резервы спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илдар Сәләхов самбо буенча дөнья чемпионатында алтын медаль алды. Ярышлар 24-26 октябрьдә Бохарада (Үзбәкстан) узган.
Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, Казан остасы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган. Ул 20 илнең иң көчле спортчылары белән көч сынашкан.
Исегезгә төшерәбез, «Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Даниел Маринов спорт гимнастикасы буенча дөнья чемпионатында «параллель борыслар» күнегүен башкарып, бронза медаль яулады. Ярышлар Джакартада 19-25 октябрьдә узган – көрәш мәйданында 86 ил спортчысы катнашкан.