Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2018, 15:32

Травматологлар казанлыларны куркыныч гаджетлар турында кисәтә һәм егылудан кисәтә

Кышкы чор башлану белән шәһәрлеләр арасында җәрәхәтләнү очраклары өч тапкырга арта.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Кышкы чор башлану белән казанлылар арасында җәрәхәтләнү очраклары өч тапкыр арта. Төп сәбәпләр арасында: урамнарның начар торышы, дөрес булмаган "егылу", балаларда - таудан шуу, кар бәрешеп уйнау һәм металлга ябышу. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика клиник хастаханәсенең Травматология үзәгенең бүлек мөдире Саяр Сираҗетдинов һәм балалар республика клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сөйләделәр.

Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) Травматология үзәгендә 200 пациент дәвалана

РКБ травматологы билгеләп үткәнчә, кышкы чорда травма үзәгенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгатьләр саны тәүлек эчендә 100-дән артып китә. Хәзерге вакытта үзәк стационарында 200 кеше дәвалана (планлы егәрлеге - 250 пациент). Чагыштыру өчен, җәйге чорда мөрәҗәгатьләрнең уртача саны - 80-нән аз гына артыграк.

Кышкы сезонда урамдагы җәрәхәтләнүнең төп сәбәпләреннән берсе - урамнарның торышы, дип билгеләде табиб. "Җәяүлеләр сукмакларының, кардан чистартылмаган юлларның, бозлавык, чокырлар, казылган урыннарның канәгатьләнерлек хәлдә булмавы аркасында бик күп егылу күзәтелә, дип әйтәсе килә. Зыян күрүчеләр күп очракта эшкә яраклы яшьтә. 15 яшькә кадәрге балалар - 5%, 60 яшьтән өлкәнрәк затлар - 10% бераз күбрәк. Иң еш имгәнүләр: сыну, каймыгу, бәрелү, тартылу", - дип хәбәр итте Саяр Сираҗетдинов.

Егылу вакытында җәрәхәтләр ешрак дөрес егылмау аркасында килеп чыга. Шулай итеп, алга куелган кул беләк сөяген сындыруга, дөрес куелмаган аяк табын буыннарының сынуына сәбәп булырга мөмкин, дип аңлата С.Сираҗетдинов. Дөрес егылу түбәндәгеләрне күздә тота: егылу биеклеген киметү яки хәтта аны булдырмый калу өчен бераз чүгәләргә тырышырга; иякне һәм аяк-кулларны тәнгә кысарга һәм аркага түгел, ә бәлки янга егылырга тырышырга.

"Ватрушкалар" барлыкка килү белән таудан шуганда имгәнүләр саны өч тапкырга арткан

Журналистлар белән әңгәмә вакытында балалар травматизмы мәсьәләсе аерым тема булды. Шулай итеп, Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире ата-аналарны яңа ел бәйрәмнәрендә күңелсез вакыйгалар булмасын өчен балалар артыннан контрольне күп тапкырлар көчәйтергә чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, балалар ала торган имгәнүләр – үзенчәлекле. Имгәнүләр алуның иң еш сәбәпләре арасында - чаңгыда, чанада, "ватрушкада" шуу.

"Балаларның туңу һәм су астына төшү очраклары арта (балалар шугалакларда түгел, ә табигый сулыкларда шуа). Кар бәрешеп уйнау башның алгы өлешендә җәрәхәртләргә, күзләр җәрәхәтләнүгә кайтып кала. Шуны да әйтергә кирәк, балалар кышкы салкынга металл өслекләрне ялый башлагач, аларга ябышып калалар. Көлке дә кебек, ә бу хәл еш очрый һәм бик җитди", - дип ассызыклый А.Глушков.

Табиб "ватрушка" - аеруча имгәнү куркынычы тудырган кабартылган мендәрләр белән шууны аерым билгеләп үтте. "Алар аркасында умыртка баганасының компрессион сынаулары еш була, алар баланы бер елга диярлек сафтан чыгара. Бу снаряд пәйда булгач, таудан шуганда җәрәхәтләнү очраклары өч тапкырга артты", - ди ул. Спорт кирәк-яраклары турында сөйләшүне дәвам итеп, доктор аның зурлыгы буенча дөрес сайланырга тиешлеген ассызыклады, бу җәрәхәт алу куркынычын киметәчәк.

Алексей Глушков шулай ук ата-аналарны балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында даими искәртергә, аларны гади юл аша чыкканда да төгәл үтәргә чакырды. "Шәхсән мине балаларның смартфоннарга төкәлеп йөрүләре сагайта. Алар үз тирәсенә берни күрми һәм ишетми", - дип билгеләп үтте табиб.

Белгеч киңәшләренең тагын берсе - тайгак урыннарда кулларны кесәләргә тыгып йөрмәскә. "Үзеңне егылудан саклап калырга өлгерер өчен куллар әзер булырга тиеш", - диде Андрей Глушков.

Беренче ярдәм: салкынлык, тынычлык һәм табиб консультациясе

Доктор беренче ярдәм күрсәтүнең кайбер ысуллары турында да сөйләде. Бәрелгән урынга салкын әйбер куярга кирәк. Алга таба зыян күргән кул яисә аякны хәрәкәтсез калдырырга кирәк. .

Әгәр сүз бала һәм ул алган үзенчәлекле җәрәхәт турында бара икән, монда, беренче чиратта, сабыйны тынычландырырга һәм табиб карар алдыннан бернинди препаратлар да бирмәскә кирәк. "Әгәр бала шул ук бозда шуып, койрык сөягенә төшсә һәм аның суларга авырайса, корсагы өлкәсендә авыртулар башланса, аны һич тә борчымагыз, утыртмагыз – яткырыгыз. Бу умытрка сөягенең компрессион җәрәхәтенең бер билгесе. Бер генә очракта да җәрәхәт өлкәсендә бернинди манипуляция да ясарга ярамый. Моның белән бары белгеч генә шөгыльләнергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады балалар республика клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире.

Барлык яңалыклар