В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Артур Хәйруллинга бер ай дәвамында электричкаларда бушлай йөрү өчен сертификат бүләк иттеләр
Фото: ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Казанда «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төенендә миллионынчы пассажир теркәлгән. Ул казанлы Артур Хәйруллин булып чыкты.
Егет инде ун ел дәвамында көн саен шәһәр яны поездларында эшкә йөри. Ул күчмә составның, графикның уңайлылыгын һәм сәфәрнең арзан булуын билгеләп үтте.
Юбилей билеты хуҗасын автоматлаштырылган система ярдәмендә билгеләделәр, ул һәр юл йөрү документын, кайда сатылуына карамастан, теркәп бара. Артур Хәйруллинга бер ай дәвамында бушлай электричкаларда йөрергә мөмкинлек бирә торган сертификат бүләк иттеләр, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төене узган елның көзендә Халитов урамында ачылды. Шәһәр яны поездларында юл йөрү өчен түләү, контроль һәм исәпкә алуның автоматлаштырылган системасы бинасы һәм павильоны төзелде, пассажир платформалары өлешчә реконструкцияләнде.