Хәрәкәт схемасындагы үзгәрешләр 13-нче август 23:00 сәгатьтән гамәлгә керәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанда вакытлыча 5а номерлы трамвай хәрәкәте маршруты үзгәрәчәк. Бу Сәетгалиев урамындагы юлларны реконструкцияләү һәм пассажир тукталышларын күчерү белән бәйле.
13-нче август 23:00 сәгатьтән ике тәүлек дәвамында 5а номерлы трамвай кыскартылган «Тимер юл вокзалы – Глазунов урамы» маршруты буенча йөриячәк. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә аңлатуларынча, трамвай «Тимер юл вокзалы»1-нче номерлы трамвай маршрутының соңгы тукталышына кадәр барачак. Гадәти маршрут буенча трамвай 16-нчы август 5:00 сәгатьтән йөри башлаячак.
*Картада 5а номерлы трамвай вакытлыча йөрми торган урын кызыл белән билгеләнгән.