В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер сәүдә көнендә казанлылар барлык мәйданчыкларда уртача 45 млн сумнан артык бәягә продукция сатып ала.
Фото: Денис Гордийко
Ярминкәләрдә җирле җитештерүдәге товарлар – яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, он, ярмалар, шикәр һ.б. сатып алырга мөмкин. Бер көндә барлык мәйданчыкларда казанлылар уртача 45 млн сумнан артык бәягә продукция сатып ала. Узган дүрт ярминкәдә шәһәр мәйданчыкларына 180,7 млн сумлык товар китерелгән.
Ярминкәләргә 6:00 дән 12:00 гә кадәр барырга мөмкин, алар түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
Ленинград урамы, 27
Беломорск урамы, 69
Чехов урамы, 2
Батыршин урамы, 20
Революция урамы, 12
Лаврентьев урамы, 10
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында узачак.
Исегезгә төшерәбез, язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 нче апрельгә кадәр узачак. Узган атнада аларның эшен Казан Мэры Илсур Метшин да карап кайтты. Ул 16 мәйданчыкның берсендә – Киров районындагы Батыршин урамындагы сәүдә урынында булды.