В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр продукцияне арзан бәядән 6:00 дән 12:00 гә кадәр сатып ала алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче ноябрь). Иртәгә, 5 нче ноябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә Татарстан Республикасының 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре катнашачак.
Ярминкәләрдә арзан бәядән яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар тәкъдим итәчәкләр. Казанлылар сәүдә мәйданчыкларына 6:00 дән 12:00 гә кадәр шәһәрнең түбәндәге нокталарына килә ала:
Беломорск ур., 69
Ленинград ур., 27
Чехов ур., 2
Батыршин ур., 20
Революция ур., 12
Лаврентьев ур., 10
Ю.Фучик ур., 72
Липатов ур., 7
Салават күпере микрорайонында яшәүчеләр өчен сәүдә Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында алып барылачак.
ТР башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә 10 нчы сентябрьдән бирле эшли. Алдагы сигез ярминкә көнендә мәйданчыкларга 385,1 млн сумлык продукция китерелгән. Сатып алучылар арасында иң популяр продуктлар бәрәңге, суган, йомырка, икмәк, кондитер әйберләре, сөт продукциясе булган.