В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6:00 дән көндезге 12:00 гә кадәр 15 мәйданчык эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). 17 нче сентябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре катнашачак.
Ярминкәләрдә арзан бәядән яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алырга мөмкин.
Түбәндәге мәйданчыклардагы ярминкәләргә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин булачак.
Ленинград урамы, 27
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Лаврентьев урамы, 10
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават күпере халкы өчен ярминкә Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибе сакланачак һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк, ә шәһәрлеләргә коронавирус таралуны булдырмау өчен социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә.