В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6:00 дән төшкә кадәр 15 мәйданчык эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярминкәләрдә арзан бәядән яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алырга мөмкин.
Ярминкәләр 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда оештырылачак:
Беломорск һәм Гудованцев урамнары кисешкән урында
Ленинград ур., 27
Чехов ур., 2
Революция ур., 12
Батыршин ур., 20
Лаврентьев ур., 10
Ю.Фучик ур., 72
Липатов ур., 7
Салават күпере халкы өчен ярминкә Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 нче декабрьгә кадәр барачак. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк, ә шәһәрлеләргә коронавирус таралуны булдырмау өчен социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә.