В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Иртәгә, 18-нче декабрьдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар Татарстан муниципаль районнарының фермерлары җитештергән продукцияне 15 мәйданда 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Киләсе ярминкә – быел соңгыдан алдагысы, 25-нче декабрьдә соңгысы узачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының 22 оешмасы катнаша. Казанлылар яшелчә, җиләк-җимеш, ит, йомырка, сөт продукциясен һәм башка товарларны сатып ала.
Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында оештырылачак.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товарларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция сату өчен көн саен 8 чатырлы ярминкә мәйданчыгында сәүдә алып барыла: Липатов урамы, 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше; Дементьев урамы, 7, Батыршин урамы, 20; Академик Лаврентьев урамы, 10; Ю.Фучик урамы, 72; Зәкиев урамы, 12 һәм Ломжа урамы, 2.