В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беломорск урамындагы мәйданчыкта сәүдә хәзер якшәмбе көннәрендә алып барылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). ТР башкаласында 16 нчы декабрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак. Товарларны республиканың 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать комплексы оешмасы тәкъдим итәчәк.
Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр барачак.
Ленинград урамы, 27
Чехов урамы, 2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.
Беломорск урамында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүне якшәмбегә күчерәләр. Бу әлеге территориядә базар эшләве белән бәйле, анда атнаның соңгы көнендә шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә алып барыла. Шулай итеп, хәзер ике ярминкә дә бер көнне – якшәмбе көнне үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, сәүдә мәйданчыкларында даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331).
Элегрәк KZN.RU көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 659,4 млн сумлык продукция сатылганлыгын хәбәр итте. Шәһәр халкы арасында иң зур ихтыяҗ ит, йомырка, сөт, май, шикәр, бәрәңге, кишер, карабодай ярмасы һәм он кебек продуктларга булган.