В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәдәге товарлар ваклап сату бәяләренә караганда 15% ка арзанрак булачак
Иртәгә Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15% ка арзанракка сатып алачак.
Ярминкә иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда үткәрелә:
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен ярминкә якшәмбе көнне, 14 нче сентябрьдә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә уздырыла.
Исегезгә төшерәбез: бу елны оештырылган язгы ярминкәләрдә шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган.