В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Продукцияне ваклап сату бәясеннән түбәнрәк бәягә 6:00 дән 13:00 гә кадәр сатып алырга мөмкин
Иртәгә, 5 апрельдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.
Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак.
Авиастөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев проспекты., 71а
Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават күпере торак районында ярминкәләр Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә сәүдә итү булачак.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерүне тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)223-27-72 (өст.84331) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр булган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 млн сумлык продукция сатылган. Бу вакыт эчендә 14 мәйданчыкта барлыгы 16 ярминкә уздырылган.