«Байтирәк» («Древо жизни») проектының чираттагы чарасы 7 август 18.00 Горький паркында узачак. Июль башында үткән туй йолаларына багышланган беренче чараның дәвамы буларак бу юлы мәйданда балачак темасы өстенлек итәчәк. Бу – Татарстанда гомер итүче җирле халыкларның балачакка бәйле милли йолалары, традицияләре, гореф-гадәтләре, уеннары белән якыннанрак танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда «Древо жизни» проекты Гаилә ела кысаларында оештырыла.

Җиде импровизацион милли ишегалдында фольклор коллективлар татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва, башкортларның бала туу, исем кушу, яңа туган сабыйны ят күздән саклауга багышланган йолаларның өзекләрен тәкъдим итәчәк.

Кич дәвамында «Идел буе халыкларының балачак дөньясы» дип аталган фотокүргәзмә, килгән кунаклар өчен төрле остаханәләр эшләячәк. Уен мәйданчыгында Татарстан халыкларының милли уеннарында катнашып булачак. «Әкият аланы» Идел буе әкиятләре белән таныштырса, «Балачак аланы»нда нәниләр өчен активлыклар оештырылачак. Иң тәмле зонада «бәби ашы»на алып бару өчен татлы күчтәнәч әзерләү буенча мастер-класс үтәчәк, шунда ук хуш исле үләнле чәйдән авыз итү дә каралган.

Чара азагында килгән кунаклар бергәләшеп халык уенына җыелачак.

Концерт мәйданында Казан шәһәренең «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбле, Балтач районының «Инвожо» фольклор ансамбле, Тукай районыннан «Питрау» үрнәкле балалар фольклор ансамбле, Казаннан «Од ойме» мордва фольклор ансамбле, Казан шәһәре мари милли-мәдәни автономиясенең «Ал пеледыш» балалар ансамбле, Яңа Чишмә районыннан «Родничок» чуаш балалар фольклор коллективы, «Тамыр» балалар вокал эстрада-фольклор ансамбле һәм Казан шәһәре Залесный мәдәни үзәгенең «Айтуған» коллективы чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, «Байтирәк»(«Древо жизни») проекты 2022 елдан Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

2024-08-06T10:31:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.