Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2022, 11:02

Традицион «Ак чәчәк» хәйрия акциясе Казанның 15 храмында узачак

Шәһәр халкы тарафыннан иганә ителгән акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). 17 нче апрельдә, Кызыл таллы якшәмбедә, Казан мәхәлләләрендә традицион «Ак чәчәк» хәйрия акциясе узачак.

Бу көнне мәхәллә кешеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ихтыяҗларына акча тапшыра алачак, ә рәхмәт йөзеннән аларга берничә атна дәвамында педагоглар, якшәмбе һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, мәхәллә хезмәткәрләре һәм иреклеләр ясаган символик кәгазь бутоннар биреләчәк.

Быел хәйрия акциясе иртәнге вакытта Казан епархиясенең 15 храмында (гыйбадәтләр вакытында һәм алар тәмамланганнан соң) узачак. Храмнар исемлеге белән Татарстан митрополиясе сайтында танышырга була

«Ак чәчәк» акциясенең координаторы булып «Забота» инвалид балалар ата-аналарының региональ иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова тора. 10 ел дәвамында оешма мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтә һәм Казан епархиясе белән берлектә инвалидларны социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм абилитацияләү өчен шартлар тудыра. Гамәлдәге проектларга ярдәм күрсәтү өчен «Ак чәчәк» акциясе барышында җыелган акчалар юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, акция ел саен үткәрелә торган «Ак чәчәк көннәре» хәйрия фестивале кысаларында уза. Бу көннәрдә күргәзмә-ярминкәләр, иҗади дәресләр һәм социаль хезмәт үсешенә ярдәм итәргә тиешле дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар

Традицион «Ак чәчәк» хәйрия акциясе Казанның 15 храмында узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). 17 нче апрельдә, Кызыл таллы якшәмбедә, Казан мәхәлләләрендә традицион «Ак чәчәк» хәйрия акциясе узачак.

Бу көнне мәхәллә кешеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ихтыяҗларына акча тапшыра алачак, ә рәхмәт йөзеннән аларга берничә атна дәвамында педагоглар, якшәмбе һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, мәхәллә хезмәткәрләре һәм иреклеләр ясаган символик кәгазь бутоннар биреләчәк.

Быел хәйрия акциясе иртәнге вакытта Казан епархиясенең 15 храмында (гыйбадәтләр вакытында һәм алар тәмамланганнан соң) узачак. Храмнар исемлеге белән Татарстан митрополиясе сайтында танышырга була.