В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
500 гә якын кеше Казан университетында оештырылачак акция мәйданчыгында үз белемнәрен сынап карый алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казан федераль университеты 8 нче апрельдә традицион рәвештә «Тоталь диктант» язылачак төп мәйданчыкларның берсе булачак. Бу юлы диктант текстын Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында балалар язучысы, педагог, тәрҗемәче Наталия Волкова укыячак, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
КФУның И.Бодуэна де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара коммуникацияләр югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина сөйләгәнчә, 8 нче апрельдә Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында диктант язарга теләүчеләр өчен берьюлы өч мәйданчык ачылачак. 300 гә якын кеше институтның актлар залында үз белемнәрен тикшерә алачак, моннан тыш, тагын ике аудитория үз ишекләрен ачачак. Казан университеты мәйданчыгы диктант язарга теләгән 500 гә якын кешене сыйдыра алачак.
Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтының актлар залында диктант текстын Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы, С.Михалкова исемендәге яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәргә конкурс лауреаты, П.Ершов һәм К.Васильев исемендәге премияләр лауреаты Наталия Волкова укыячак. Казан университетының ике аудиториясендә диктант текстын Казан дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Елена Калаганова һәм Татарстан түрәләренең берсе укыячак.
Резеда Мөхәммәтшина сүзләренчә, КФУның чит ил студентлары TruD тестын үтә алачак. Быел Кытай, Үзбәкстан, Төркия һәм башка илләрдән 100 ләп катнашучы көтелә. TruD – рус телен чит тел буларак өйрәнүче һәм акциядә катнашырга теләүче, әмма диктантның төп нөсхәсен яза алачагына ышанмаган кешеләр өчен проект.
«Акциянең әһәмияте бик югары, бигрәк тә хәзер, рус теленең чисталыгына шундый игътибар бирелгәндә. «Тоталь диктант»ның матурлыгы шунда ки, теләүчеләр үзләренең орфографик, пунктуацион күнекмәләрен генә тикшереп калмыйча, күпләр өчен яңа булган язучылар белән дә таныша ала. Бу авторның иҗатын алга таба өйрәнү өчен мотивация тудыра, – дип ышана Резеда Мөхәммәтшина. Кагыйдә буларак, диктантларның авторлары булып креатив заманча язучылар тора».
Булачак диктант өчен текст авторы – язучы, журналист, «Большая книга», «Национальный бестселлер» һәм НОС премияләре номинанты Василий Авченко.
Исегезгә төшерәбез, узган ел акциядә 5,5 меңнән артык казанлы катнашты, Казанда 200 гә якын мәйданчык эшләде. Массакүләм диктантта төп хаталар аерымланган сыйфат һәм хәл фигыльләрне дөрес билгеләмәү, сүз тамырларында килгән басымсыз сузыкларны дөрес язмау булган.