Акцияне уздыруның яңа көнен 25-нче мартта игълан итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). «Тоталь диктант» бөтенроссия акциясен көзгә күчерделәр. Бу дөньяда коронавирус пандемиясен игълан итү белән бәйле. «Тоталь диктант»ны уздыруның яңа көнен 25-нче мартта игълан итәчәкләр.
Акция 4-нче апрельдә узар, дип планлаштырылган иде. Күчерү төбәк һәм муниципаль хакимият органнары тәкъдимнәре белән аңлатыла. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Күп санлы кешеләр катнашында чаралар уздырганда чикләүләр 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Шул ук вакытта диктантны оештыручылар билгеләп үткәнчә, акциягә әзерлек курслары план буенча узачак. Онлайн-курслар теләсә нинди эпидемиологик шартларда да дәвам итәчәк. Көзгә кадәр яңа онлайн-курслар оештыру планлаштырыла, дип хәбәр ителә бөтенроссия акциясенең рәсми сайтында.