Акциядә катнашучылар өчен иң катлаулысы «комбинезончик» һәм «бренчание» сүзләре булды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Татарстанлыларның рекордлы саны – 19 мең 824 кеше – 10-нчы апрельдә булган «Тоталь диктант» акциясендә катнашты. Казанда 6 мең 55 кеше рус теле буенча белемнәрен тикшерде – бу узган ел белән чагыштырганда берничә тапкырга күбрәк. Шулай итеп, Татарстан башкаласы, ил шәһәрләре арасында акциядә катнашучылар саны буенча, Мәскәүдән генә калышып, янә 2-нче урынны яулады. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Тоталь диктант» акциясе укытучылары һәм филологларының республика эксперт советы рәисе Ирина Александровская хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, республика беренче тапкыр 20 меңгә якын катнашучы дәрәҗәсенә якынлашты. «Тоталь диктант»ка кызыксыну артуны ул татарстанлыларның үз грамоталыгын тикшерү теләге белән бәйли. Быел текстны 50гә якын диктор укыды: болар актерлар, язучылар, түрәләр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм блогерлар. Алар арасында язучы Денис Осокин, актер Илья Славутский, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һ.б. «Диктант язучылар арасында 8 яшьтән 90 яшькә кадәрге кешеләр бар иде. Күргәнегезчә, барысына да диктант язу кызык. Язучылар арасында студентлар да, пенсионерлар да, мәктәп укучылары да, төрле һөнәр вәкилләре дә бар иде», – дип уртаклашты Ирина Александровская.
Акция өчен Татарстанда барлыгы 974 мәйданчык әзерләнгән, шуларның 250е Казанда оештырылган. Иң популяр шәһәр мәйданчыклары – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, анда үз белемнәрен 252 кеше тикшергән, һәм 210 катнашучыны үз эченә алган ТР Милли китапханәсе. Моннан тыш, диктантны быел 160 чит ил кешесе язган. «Катнашучылар арасында колумбиялеләр, латинамерикалылар, африкалылар, әрмәннәр, таҗиклар, кореялеләр һәм кытайлар бар иде. Акция барыннан да бигрәк якын чит ил һәм Африка илләре вәкилләрендә кызыксыну уятты», – дип өстәде ТРда «Тоталь диктант» акциясе координаторы Вячеслав Шаталов.
Диктант өчен текстны язучы Дмитрий Глуховский махсус бу акция өчен әзерләгән. И.Алесандровская билгеләп үткәнчә, текст пунктуаль әйләнешләр белән аерылып торган, һәм алар күп катнашучылар өчен катлаулы булып чыккан. «Турыдан-туры сөйләм генә түгел, диалог та кулланылды, һәм моның өстендә катнашучыларга тырышып эшләргә туры килде. Орфографик хаталарга килгәндә, катнашучылар өчен иң авыры – сузыклар күп булган «комбинезончик» сүзе булды. Бу сүзне язуның нинди генә вариацияләре юк иде. Шулай ук «гитарное бренчание» сүзтезмәсе белән дә авырлык туды. Күрәсең, «бренчание» сүзе хәзер бик еш кулланылмый, шуңа күрә ул барысына да аңлашылмады. Без «брынчание»ны да, «бринчание»не дә күрдек. Бер яктан бу орфографик хата, ә икенче яктан – хәтта юмористик та. Гомумән, безнең карашка, нәтиҗәләр начар түгел», – дип өстәде спикер.
И.Александровская сүзләренчә, елдан-ел текстларны гадиләштерү тенденциясе күренә, шуңа күрә диктант өчен өзек артык катлаулы булган дип әйтү дөрес булмаячак. Ул билгеләп үткәнчә, экзотик сүзләр юк диярлек. Өстәвенә, хәзер акцияне оештыручылар заманча авторларны ешрак җәлеп итә.
Ахырда спикерлар хәзерге вакытта барлык эшләр дә тикшерелде, акция сайтына нәтиҗәләрне цифрлаштыру һәм йөкләү процессы бара, дип өстәде. Ахыргы һәм инде рәсми статистиканы белгечләр 25-нче апрельгә якынрак игълан итә алачак.