Татарстан башкаласы грамоталылыкны тикшерү буенча акциядә катнашучылар саны буенча икенче урынны алды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстанда «Тоталь диктант»ны 11 мең 534 кеше язган. Коронавирус пандемиясе аркасында акция онлайн-режимда узды, шуның аркасында диктант язу өчен мәйданчыклар саны артты: узган ел республикада акция 91 мәйданчыкта үткәрелсә, быел - 418 мәйданчыкта, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Тоталь диктант» Россиядә һәм тагын 62 илдә узды. Анда чит илдән 70-тән артык шәһәр һәм Россиядән 546 шәһәр катнашты.