В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы корреспонденты фотограф Ольга Гарталова белән бергә Кремль яр буеннан Горький паркына кадәр фотомаршрут буенча йөрде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Камилә Гобәйдуллина). Урам буенча һәр йөрү теләсә кайсы вакытта тыныч кына мини-фотосессиягә әйләнергә мөмкин. Шул ук вакытта үзең белән һөнәри камера һәм махсус җиһазлар булу мәҗбүри түгел. Бу мәсьәләдә иң мөһиме – теләк һәм зәвык хисе, дип ышана фотографлар. KZN.RU порталы аларның берсе – Ольга Гарталова белән аралашты, ул үзенең шәһәр үзәгендә иң яраткан төшерү нокталарын атады һәм сурәтләрне ничек бозмаска икәнлеге турында берничә киңәш бирде. Кремль яр буеннан Горький исемендәге паркка кадәр фотомаршрут буенча йөрергә тәкъдим итәбез.
Казансу ярындагы әлеге аллеяны фотографлар инде күптән Лос-Анджелес янындагы пляж дип атый. Бирегә алар Россиядән читтә булу иллюзиясен булдыручы фоторәсемнәр ясарга киләләр. Югарыга таба киңәя торган агачлар тиешле антуражны хупларга ярдәм итә: алар пальмаларга охшаган. Бу урын Кремль яр буенда, туп-туры цирк бинасы каршында урнашкан. Бу локация өчен төп кагыйдә – агачлардан төшкән күләгәне күзәтеп торырга һәм барлык артык детальләрне кисү өчен кечкенә почмак астында төшерергә. Бу урынның үзенчәлеге шунда, ул үзендә спорт рухын да, мәхәббәт романтикасын да берләштерә. Монда лав-стори стилендәге фотолар яки хәтта туй фотолары да яхшы булачак. Социаль челтәрләр өчен фотосессияләрне лайф-коучлар продюсерлар һәм психологлар үткәрә ала. Иң яхшысы кадрларда контрастлы кием-салым каралачак. Мәсәлән, кызыл пиджак, ак футболка, джинсы кияргә мөмкин, һәм сез шунда ук локациягә туры киләчәксез. Һәм, әлбәттә инде, пляж темасын хуплап, су коену киемендә килергә мөмкин. Фотосессия өчен тагын бер вариант – ул ретроавтомобильләр белән төшү. Бу локациядә алар аеруча уңышлы килеп чыгачак. Яхшы кадрларны скейтбордлар белән дә эшләргә мөмкин.
Европа шикын ТР Дәүләт Советы бинасыннан ерак түгел табарга мөмкин. Йортларның соры тоннардагы элегант формалары һәм антик фигуралары – стильле рәсемнәр өчен иң кулай урын, шулай ук туй фотосессияләре өчен иң яхшы локация, чөнки биредә шәһәргә матур күренеш ачыла. Заманча биналар фэшн-төшерү өчен декорация булып хезмәт итәчәк. Кадр төзегәндә геометрияне сакларга кирәк: өчпочмаклар, квадратлар, параллелепипедлар табарга. Бу хәзер тренд. Кадрларны «астан өскә» яки «өстән аска» принцибы буенча төзү яхшырак, моның өчен биредә урнашкан баскычны эшкә җигәргә мөмкин. Кием-салымга килгәндә пастель тоннарны сакларга кирәк, бу һичшиксез нәфис төсләр булырга тиеш. Мәсәлән, сөт, фисташка төсләре. Әйберләр тегелгән материалга да игътибар итәргә кирәк. Кызлар өчен иң яхшы вариант булып эче кием стилендәге күлмәкләр яки атластан киемнәр булачак. Ир-атларга классик стиль – костюмнар, күлмәкләр, галстуклар. Гадәти футболкада кеше фотографиядә әлеге локация белән дисгармониядә булачак. Позада үзеңнең төз булуыңны, нәзакәтлелегеңне күрсәтү яхшырак, мәсәлән, фотограф сезнең карашыгызны ерактан чагылдырсын, гүя сез уйга калгансыз яки хыялга бирелгәнсез. Тактиль позаларны куллану яхшы, модель муенына кагыла, яки нәфис ишарә күрсәтә ала.
«Урам» яшьләр экстрим-паркы – спорт яки гаилә фотосессияләре өчен идеаль локация. Яшел кыр һәм трюклар өчен таулыклар динамик кадрлар ясарга мөмкинлек бирәчәк. Эш бирүчеләр биредә үз хезмәткәрләрен фотога төшерә, аларны бердәм һәм тату коллектив буларак күрсәтә ала. Зур гаилә «без бергә вакытны ничек уздырабыз» сериясеннән кадрлар ясый ала. Спорт мәйданчыгының якты төсле гаммасы телефон камерасы белән җиңел тотыла, шуңа күрә фотосурәтләр бик гади булачак.
Киңәйтелгән образларда фотосурәтләр өчен Кремль яр буеның иң ахырында Миллениум күпере астындагы мәйданчык та җитәчәк. Соры төсләр һәм графика белән язылган стеналар – урам, хипстер фотолары өчен бик яхшы вариант. Төшерү өчен иң уңышлы вакыт – кояш баешы һәм хәтта караңгы төшкән вакыт. Бу очракта, яктылык элементлары: неон таяклары, фонарьлар һ. б. кулланып, озак түземле кадрлар ясау мөмкинлеге барлыкка килә. Бу образны әзерләү һәм сайлау күзлегеннән караганда иң талымсыз локация.
Шәһәр парклары гаилә сурәтләре өчен бик яхшы туры килә. Мәсәлән, Горький исемендәге парк – шәһәр эчендәге чын урман, анда әкияти фотосурәтләр ясарга мөмкин. Бары тик биек агачлар арасында кояш нурлары төшкән урынга басарга кирәк – тылсымлы эффект тәэмин ителә. Паркның икенче ноктасы, аның өчен анда барырга кирәк, бу иркен алан. Ул гүя фотопикниклар өчен булдырылган – үзең белән җәймә, кәрзин, ризык алып, дусларың яки бөтен гаиләң белән матур кадрлар ясарга. Һава еланнарын җибәрергә, туп белән уйнарга, күгәрченнәр артыннан йөгерергә мөмкин. Мондый локацияләрдә барыннан да яхшырак балалар килеп чыга. Әгәр дә сәяхәт кылу фотосессияләре ясарга ниятлисез икән, сурәт артык детальләрдән башка килеп чыксын өчен, иртә таңнан килү хәерле.
Тулаем алганда, фотосессияләр өчен урынны һәм вакытны үз өстенлекләреңнән чыгып сайларга мөмкин – бу планда фантазиянең очышы чиксез. Әмма шулай да җәйге чорда фотоларны кичкә таба – 18: 00 сәгатьтән соң төшерү уңайлырак. Әгәр дә сез көндез кояшның якты төшүен планлаштырасыз икән, фотограф, кадрларда күзләрне кысарга туры килмәсен өчен, яктылыкны күзәтергә киңәш итә. Вәзгыятьне күзлек яки эшләпә коткарырга мөмкин. Ләкин бу очракта да күләгә белән сак булырга кирәк, алар йөзне бозарга мөмкин. Әгәр дә булачак фотосессиягә аерым җаваплылык белән карарга теләсәгез, алдан ук локациягә барып кайту яхшырак, анда йөрергә, карарга һәм кайсы вакытта килүнең һәм нинди урыннарны төшерүнең яхшырак икәнен аңларга.
Сурәтләрне һөнәри камерага ясау мәҗбүри түгел, дип әйтә Ольга Гарталова. Заманча телефоннарда да күп кенә кирәкле функцияләр бар. Мәсәлән, гаджет экспозицияне чыгарырга, контраст белән уйнарга ярдәм итәчәк. Әмма иң мөһиме, аны профессиональ аппаратура белән дә, телефон аша да төшергәндә сакларга кирәк, бу дөрес эмоциональ кәеф. Ольга Гарталова киңәш итә: сурәт ясаганда, кешегә көйләнегез һәм төшерү төймәсенә басканда: «Ә бу әзер сурәтме инде?»– дип үзегезгә сорау бирегез. Миллионлаган сурәтләр ясарга кирәкми. Сезнең уңышлы кадрны тотарга өлгермәвегез куркынычы бар.