В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы шәһәр тормышында булган атнаның төп вакыйгалары сайланмасын әзерләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Бу атнада Казанда «Самосырово» каты коммуналь калдыклар полигонын рекультивацияләү буенча эш башланды – анда яшел калкулык барлыкка киләчәк, ә чүплек газы электростанция өчен ягулык булачак. Идел буе районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган ишегалды төзергә планлаштыралар, ә шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә – Кремль урамында Яңа елга балкып тора торган аркалар урнаштырылачак. Бу атнада тагын нинди яңалыклар булуы турында KZN.RU порталы күзәтүендә укыгыз.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү һәм Транспорт комитетлары эшен тәнкыйтьләде. Канәгатьсезлек Идел буе районы халкына Мехчылар урамын ябу һәм 31-нче номерлы автобус маршрутын вакытлыча үзгәртү турында үз вакытында хәбәр итмәү сәбәпле барлыкка килде. «Хәрәкәтне ел буена ябабыз, тик никтер хәзер генә аңыбызга килдек. Нигә барысын да алдан күреп, алдан аңлатып булмады?» – дип ачуланды ул. Илсур Метшинның нинди йөкләмәләр биргәнлеге турында яңалыкларда укыгыз.
Казанда өченче төньяк коллекторда җимереклекне бетерү эшләре дәвам итә. Ике атна эчендә 300 метр озынлыктагы торба үткәргеч чистартылган, 260 кубометр грунт чыгарылган, шул ук вакытта Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр булган участокта өстәмә 350 метр озынлыктагы линия сузылган.
Эш алып барыла торган барлык участокларда шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары күрелгән: коллекторда 11 җимерек урын киртәләнгән. Казан Мэры Башкарма комитетка, транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрү сәбәпле, шәһәрлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә кушты. Тулырак мәгълүматны биредә укыгыз.
Казанда берьюлы җиде җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Шәһәрлеләргә яхшы таныш булган ял урыннарыннан тыш вакыт үткәрергә мөмкин булган яңа территорияләр барлыкка килә. Мисалга Кече Акчарлак күле паркын китерик – аны шәһәр халкы гына түгел, «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсын оештыручылар да бәяләргә өлгерде. Моннан тыш, яңа парк «Салават Купере»ндә барлыкка килде.
Казанны төзекләндерү «100 сквер» программасы һәм Казан архитектура университеты яшь студент-архитекторлары, профессорлары белән берлектә башланган иде. Хәзер шәһәрдә 500 га диярлек төзекләндерелгән территория бар, дип билгеләде эшлекле дүшәмбедә Мэр. Быел тагын нинди җәмәгать киңлекләре үзгәреш кичерә – бу хакта яңалыклардан белергә була.
Казан Мэрының исемле стипендияләрен традиция буенча Яңа ел алдыннан талантлы яшьләргә тапшырачаклар. Ратушага музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне, яшь спортчыларны, югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларын, яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләрен чакырачаклар. Эшлекле дүшәмбе вакытында Мэр яшь талантларга өстәмә игътибар бирергә һәм Башкарма комитет җитәкчесенең профиль буенча урынбасарлары белән очрашу оештырырга кирәклеген ассызыклады. Тулырак мәгълүматны биредә укыгыз.
Казанга кышкы һава торышы кайтты, шул ук вакытта шәһәрдә беренче шугалаклар эшли башлады – халык инде «Хезмәт резервлары», «Ракета» һәм «Локомотив» стадионнарында бозны сынап карый ала. Сүз уңаеннан, Юдино бистәсендәге шугалак бүген ачылачак. Быел кыш көне тимераякта шуарга яратучылар өчен 21 шугалак эшләячәк. Моннан тыш, 82 хоккей тартмасында боз катырылачак, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. Шәһәр халкы өчен яктыртылган 8 чаңгы трассасы эшләячәк, прокат 13 мәйданчыкта оештырылган, анда мең ярымнан артык пар чаңгы булачак.
Ә Яңа елдан соң актив казанлылар «Россия чаңгы юллары»нда катнаша алачак. Моннан тыш, бу сезонда чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры кубогы, тимераякта шуу спорты буенча ярышлар һәм күп кенә башка турнирлар узачак. Кышны ничек файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге турында яңалыкларда укыгыз.
Узган атнада бөтен илдән 60 архитекторлар командасы катнашында узган «Казаныш» форумы ел саен үткәреләчәк. Карарны дүшәмбе көнне Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Дөнья архитектурасының иң яхшы тенденцияләре белән бергә үсүне дәвам итү мөһим, дип саный ул. Масштаблы форумнан тыш, шәһәр башлыгы елга берничә тапкыр төзелеш индустриясе вәкилләре катнашында укыту буенча очрашулар үткәрергә тәкъдим итте. Тулырак мәгълүмат – материалда.
Теләге булган һәр казанлы Яңа ел тылсымчысы була һәм балаларның хыялын чынга ашыра ала. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, социаль куркыныч хәлдә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларның, хәйрия фондлары тәрбияләнүчеләренең хыяллары язылган тәбрикләмәләр алты Яңа ел чыршысында эленеп торачак. «Кыш Бабайга хат» акциясе киләсе атнада ук старт ала. Кадерле хатларны кайда табарга мөмкин булу һәм акция турында булган башка мәгълүматларны яңалыкларда укыгыз.
Ә кайбер балаларның хыяллары бу атнада ук тормышка ашырыла башлады. Кич белән дүшәмбе көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсенә «Игелекле дулкын» фестивале җиңүчеләре чыкты. Бөтен илдән җыелган яшьләргә көч бирергә Россия эстрадасы йолдызлары – Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум, Дима Билан килде. Артистлар белән бергәләп чыгыш ясау «Игелекле дулкын»да катнашучылар өчен чын бүләк булды. Иң игелекле концертларның берсенең ничек үткәне турында биредә укыгыз.
Казанда тагын бер чүп тавы урынында яшел калкулык барлыкка киләчәк. «Самосырово» каты коммуналь калдыклар полигонын реконструкцияләү башланды инде. Эш барышын журналистлар белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин сишәмбе көнне бәяләде. Полигонны төзекләндерү ике этапта узачак. Эшләр үткәргәндә беренче тапкыр чүплек газы барлыкка килү проблемасын хәл итүдә яңа алымнар кулланылачак. Чүплек бүлеп чыгара торган метан электр энергиясенә әвереләчәк. Бу эш ничек башкарылачак – яңалыкларда укыгыз.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган беренче ишегалды шәһәрнең Идел буе районында Дубравная урамындагы 43-нче күпфатирлы торак йорт һәм «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге территориясендә төзекләндереләчәк. Проектны чәршәмбе көнне Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдир иттеләр. Ишегалдында таган, мотор функцияләрен үстерү өчен җиһазлар, , коляскадагы кешеләр өчен махсус боҗра белән мини-баскетбол территориясе һәм гадәти баскетбол манарасы барлыкка киләчәк. Шулай ук ишегалдында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шөгыльләнә ала торган тренажерлар урнаштырачаклар. Ишегалды өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә җайлаштырылачак. Эшнең кайчан башланачагы һәм территориянең нинди булачагы турында тулырак мәгълүматны биредә укыгыз.
Быел Казанның 17 мәктәбендә 19 спорт залы төзекләндерелде. Анда заманча җиһазлар урнаштырдылар, чишенү бүлмәләрен яңарттылар һәм аларны душ һәм санузеллар белән җиһазландырдылар. Шундый гомуми белем бирү учреждениеләренең берсе 16-нчы номерлы гимназия булды, анда бу атнада шәһәр Мэры Илсур Метшин булып кайтты. Биредә спорт заллары гына үзгәреп калмады – яңа уку елына башлангыч сыйныф һәм азык-төлек блогы ремонтланды, ә төшке аш залын киңәйтү нәтиҗәсендә утырту урыннары саны бер ярым тапкырга артты. Гимназиянең ничек үзгәргәнлеге турында монда укыгыз.
Казан National Geographic телеканалы версиясе буенча Россиянең топ-20 кызыклы урыны исемлегенә эләкте. Сары рамка – телеканал логотибы элементы – «Казан» гаилә үзәге янында пәйда булды. Шундый ук арт-объектлар Санкт-Петербург, Сочи һәм башка шәһәрләр урамнарында, шулай ук Эльбрус итәгендә, Төньяк Осетия тарлавыгында һәм Камчатка вулканы янында урнаштырылган. Тулырак мәгълүмат – монда.
Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ХХ гасыр шагыйрьләренең шигырьләре белән тәмамланды. «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәхнәсендә пәнҗешәмбе көнне «Сөйли торган материя» –»Материя, которая поет» әдәби-музыкаль концерты узды. Сәхнәдә татар классикларының шигырьләрен Россиянең һәм Татарстанның атказанган артистлары, төрле премияләр лауреатлары укыды. Поэтик кичә музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Моның ничек булуы турында материалда укыгыз.
Кремль урамында балкып тора торган аркалар, Горький исемендәге паркта 160 йолдыз, Аксенов исемендәге скверда яктылык шарлары һәм Горки-Әмәт урманында светодиод язулар – Казан Яңа елны каршыларга әзерләнә. Бәйрәм бизәлеше йортларның фасадларында пәйда булачак, ә паркларда һәм скверларда чыршылар һәм арт-объектлар урнаштырачаклар. Шәһәрне бәйрәмгә ничек бизәргә җыенулары турында район администрацияләре башлыклары Казан Мэрына сөйләде. Яңалыкны монда укыгыз.
Татарстанда омикрон штаммы белән авыру очраклары әлегә ачыкланмаган. Әмма республикада коронавирус таралуын булдырмау өчен профилактик чаралар көчәйтелде. Аерым алганда, аэропортта чит ил рейслары пассажирларына сайлап тест үткәрелә, ә Африка илләреннән кайткан пассажирлар – килгән көннән алып ике көн эчендә коронавируска мәҗбүри тест тапшырып, 14 көнлек карантинга ябылырга тиеш Тулырак мәгълүматны яңалыклар аша белергә мөмкин.