В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU атна дәвамында шәһәр тормышында булган төп вакыйгалар турында сөйли.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 27-нче ноябрь). Транспортта йөрү өчен QR-код кертү һәм пассажирлар агымы кимү, мәктәпләрдә ремонт һәм коммуналь челтәрләрдәге җимереклекләрне бетерү – узып баручы атна Казанда шушы һәм башка мәгълүматлар белән истә калды. Моннан тыш, йортсыз хайваннарга ярдәм итү акциясе анонсланды, электромобильләр өчен ишегалларында беренче зарядка станциясе эшли башлады һәм чаңгы прокаты сезонына старт бирелде. Бу атнаның топ-15 яңалыгын KZN.RU порталы әзерләде.
Дүшәмбедән ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча Казанның җәмәгать транспортында, бөтен республика буенча, QR-кодлар системасы эшли башлады. Яңалык кертүнең беренче көне Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар агымының 30%-ка кимүенә китерде. Тикшерүчеләр транспорт чарасына QR-кодлары булмаган 2,8 мең пассажирны ачыклаган һәм кертмәгән. Хәер, атна ахырына вәзгыять үзгәрде: пассажирлар саны артты (гадәттәге көннәр белән чагыштырганда кыскару инде 20% тәшкил итте), ә QR-кодлары булмау сәбәпле, җәмәгать транспорты белән якынча 0,1% пассажир бөтенләй дә файдалана алмады. Тулырак мәгълүматны яңалыкларда укыгыз.
Дүшәмбе көнне Казан Мэры Илсур Метшин 157-нче номерлы балалар бакчасында һәм 80 мәктәптә ясалган «зур ремонтка» нәтиҗә ясады. Учреждениеләрдә, ихтыяҗга карап, торбалар, электр үткәргечләре алмаштырылды, түбәләр ремонтланды. Сүз уңаеннан, мәктәпләрдә 684 иске агач тәрәзәләр өч катлы пыяла пакетлы пластик тәрәзәләргә алыштырылды. Укытучылар әйтүенчә, ремонтланган сыйныфларда өлгереш тә арта. Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау турында тулырак мәгълүматны шушы материалда укырга мөмкин.
Ел ахырына кадәр Казанның 14 мәктәбендә шәхси сак хезмәткәрләре өчен тулы кыйммәтле саклау пунктлары барлыкка киләчәк. Бу хакта дүшәмбе көнне шәһәр Башкарма комитетындагы киңәшмәдә билгеле булды. Хәзер, барлык «рәсемнәр» экранга чыгарылган видеокамералары, хәвеф төймәсе булган мондый пунктлар белән 66 мәгариф учреждениесе җиһазландырылган.
Моннан тыш, яз көне 64 учреждениедә киртәләрне алыштыра башлаячаклар. Моннан тыш, куркыныч барлыкка килгәндә бинадан каршылыксыз чыгуларын тәэмин итәргә тиешле эвакуация юллары норматив хәлгә китерелә. Тулырак – сылтама буенча.
Дүшәмбе көнне исәпләп чыгарылганча, мәктәпләрдәге спорт залларын ремонтлау программасы быел 13 мең укучыны колачлаган. Хәзер яңа җиһазлары, киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре булган яңартылган спорт залларында нәкъ менә шулкадәр укучы шөгыльләнә, дип сөйләде Казанның Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев. Моннан тыш, ремонт мәгариф учреждениеләренең азык-төлек урыннарында алып барыла, һәм эшләр ахырына якынлаша. Нечкәлекләре – шушы яңалыкта.
Дүшәмбе көнне Илсур Метшин балалар бакчалары территориясендә верандаларны алыштыру буенча ике еллык программа эшләргә кушты. Беседкалар нәни тәрбияләнүчеләр урамда вакытларын уңайлы шартларда уздырсын өчен кирәк. Быел Казанның 27 балалар бакчасында 16 млн сумлык 36 беседка урнаштырылган инде. Шәһәрдә беседкасы булмаган балалар бакчалары бөтенләй юк, әмма аларны ремонтларга яки өстәмә рәвештә урнаштырырга кирәк булган учреждениеләр дә бар. Бу максатларга нинди сумма таләп ителә – безнең материалда укыгыз.
Сишәмбе көнне капиталь ремонттан соң Казанның Мәскәү районындагы 126-нчы номерлы балалар бакчасы корпусларының берсе үз ишекләрен ачты. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү балалар учреждениесе зур түгел –барлыгы 60 балага исәпләнгән, әмма микрорайон өчен бик кирәкле. Балалар бакчасының ремонттан соң әзерлеген тикшерергә шәһәр Мэры барды һәм хәзер бу учреждениенең фасады Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында иң матур һәм гадәти булмаган фасад исеменә дәгъва итә, дип билгеләп үтте. Балалар бакчасы хәзер нинди һәм анда нинди яңалыклар барлыкка килгән – бу турыда материалда укыгыз.
Хәзерге вакытта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең авария бригадалары өченче төньяк коллекторда 10 җимереклекне бетерә, дип хәбәр итте атна башында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Өченче төньяк коллектор 315 мең кеше яшәгән Яңа Савин һәм Совет районнарыннан чыккан агынты суларны Несмелов урамындагы канализация-насос станциясенә транспортлаштыра. Коллекторның озынлыгы чагыштырмача зур түгел – 8 км, ләкин искергән һәм тузган булу аркасында ике җимереклелек Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендә, берсе Әмирхан һәм Четаев урамнары чатында, өч төзексезлек Ямашев проспектында килеп чыккан, тагын дүртесе Чистай урамында булган.
Шәһәр Башкарма комитеты Татарстан җитәкчелегенә авариягә каршы чаралар өчен акча бүлеп бирүгә мөрәҗәгать әзерләгән. Моннан тыш, өченче төньяк коллекторны комплекслы капиталь ремонт инфраструктурасын кредитлауның федераль программасына кертү өчен документлар җыю бара. Төгәлрәк – текстта.
Ел башыннан Казанда исле газ белән агулануның 35 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте бу атнада Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов. Нәтиҗәдә 4 кеше үлгән, 64 кеше зыян күргән, шул исәптән 28 бала. Агулануның төп сәбәбе – газ яну өчен кирәкле һава агымының җитмәве, шулай ук төтен һәм вентиляция каналларының төзексезлеге, газ приборларын үз белдегең белән алыштыру. Шәһәрдә көчле профилактик эш үткәреләчәк, бу турыда сылтама буенча укыгыз.
Җомга көнне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин республика Бакчачылар берлегенең Казан бүлекчәсен яңа бинага күчүләре белән котлады. Оешма яңа төзекләндерелгән биналы булды, ул анда хәзер лекцияләр үткәрә һәм семинарлар оештыра. Сүз уңаеннан, Казанда 360 мең бакчачы бар, һәм, бүлектә әйтелгәнчә, бу сан киметелгән! Монда бит бакча йорты хуҗасын гына түгел, уңыш җыярга килгән барча кешене дә: хатыннарыннан һәм ирләреннән алып оныкларына кадәр санарга мөмкин. Бакчачылар Мэрга нәрсәләр турында сөйләгән, сылтама буенча укыгыз.
Якшәмбе көнне казанлылар үзләренә тугъры дус таба яки «Зооцентр» приютыннан килгән койрыклылар компаниясендә күңелле итеп вакыт үткәрә ала. 28-нче ноябрь көнне «Крылья Советов» паркында йортсыз хайваннарга ярдәм йөзеннән «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Рубин» тренеры Леонид Слуцкий нәкъ менә шундый фестивальдә үзләренә приютыннан эт алды. Якшәмбе көнне хайваннарны карау турында экспертлар лекцияләре, балалар квесты һәм өйрәтелгән этләрнең күрсәтмә чыгышлары планлаштырылган. Хайваннар вакцинациясенең мобиль пункты эшләячәк. Чарада шәһәр халкын тагын нәрсә көтә – бу хакта анонста укыгыз.
Электромобильләр өчен беренче ишегалдында заряд станциясе Казанда эшли башлады. Аны Волгоград урамындагы 2-нче һәм Декабристлар урамындагы 150-нче һәм 152-нче йортларда һәм ишегалларында ясалган комплекслы капиталь ремонттан соң урнаштырдылар. Яңалыкның инициаторы Мәскәү районы ТКХ идарәче компаниясе булды. Ул станция өчен аерым шлагбаум һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган махсус машина урыны әзерләгән. Тулырак мәгълүмат безнең материалда.
Казанлылар никахлашу датасын 2022 елга броньлый ала – пәнҗешәмбе көнне ЗАГС идарәсе гаризалар кабул итә башлады. Кияү белән кәләш, прописка урынына карамастан, теләсә кайсы район бүлеген сайлый ала. Киләсе елда никахлар берлеген беркетү өчен берничә матур дата билгеләнгән, нинди датала икәне турында бу яңалыкта укыгыз.
Татарстан башкаласында яңа урам барлыкка киләчәк. Ул шәһәрнең Киров районында урнашкан һәм Евгений Шварц исемен йөртәчәк. Танылган язучы, драматург һәм сценарист Казанда туган, быел аның тууына 125 ел. Урам кайда урнашкан, бу текстта белергә була.
Чәршәмбе көнне Горки-Әмәт урманында чаңгы прокаты ачылды. Спорт җиһазларын көн саен арендага алырга мөмкин – эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр. Керү өчен яктыртылган трассалар бар, алар паркның ике өлешендә урнашкан: Горки урманында – профессионаллар өчен, ә Әмәттә – һәвәскәрләр өчен. Исегезгә төшерәбез, элегрәк фигуралы шууны яратучылар өчен «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачылды. Чаңгы прокаты шартлары турында нечкәлекләр – сылтама буенча.
Яхшы яңалык сишәмбе көнне килде – «Акчарлак къле» паркы проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» III конкурсында җиңде, «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект» номинациясендә беренче урынны яулады. Ул ТР Хөкүмәте, Казан Мэриясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе ярдәмендә эшләнгән. Тулырак мәгълүмат – сылтама буенча.