Узып баручы атнаның төп яңалыклары – KZN.RU порталы сайланмасында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Екатерина Виславская). Казанда бай бәйрәм программасы игълан ителде – районнарда яңа ел чыршыларын ачудан тыш, «Казан» гаилә үзәге янындагы паркларда кышкы программа һәм мәдәният учреждениеләрендә чаралар әзерләнгән. Ләкин бу узып баручы атнаның төп яңалыгы түгел – Яңа ел алдыннан шәһәрдә муниципаль парковкаларда «автохамнарга» каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулын тапканнар, этләр өчен «Зооцентр» приютын яңадан җиһазлаганнар һәм Чистай урамындагы төзексезлекне бетерү өстендә актив эшләр алып барыла. KZN.RU порталы шәһәрнең төп вакыйгалары сайланмасын әзерләде.
«Автохамнар» белән көрәшүнең яңа кардиналь методын эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров игълан итте. Муниципаль парковкаларда машиналарын дәүләт номерларын салдырып калдыручы хокук бозучыларны чәршәмбедән тәгәрмәчләргә блокираторлар куелачагы һәм аларны машина хуҗасының шәхесен билгеләгәч кенә салдырачаклары турында кисәттеләр. Нәтиҗәдә, бүгенге көнгә административ хокук бозу турында 38 беркетмә төзелгән һәм муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 29 административ эш кузгатылган.
Сүз уңаеннан, бу парковкалар белән бәйле бердәнбер яңалык түгел. 2022 елда муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк көннәрне билгели торган карар чыкты.
«Водоканал» МУП Чистай урамындагы 61д номерлы йорт каршында өченче төньяк коллекторда чираттагы төзексезлекне бетерү эшләрен дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин атналык штаб киңәшмәсе үткәрде. Ул эшләрнең барышын контрольдә тотты һәм аларны ел ахырына төгәлләү планлаштырыла, дип белдерде.
Узган кичтә, 24-нче декабрь көнне, Касә янында 35 метрлы чыршы ачылышы булды. Ул яктылык-дианмика бизәлеше һәм якты музыка тамашасын үткәрү өчен анимацияләнгән һәм Казанда иң биек чыршы булып санала. Шәһәрнең төп яшел гүзәленең ничек кабынуын карарга теләүчеләрне «QR-коты», җырчылар Лейна һәм Анастасия Макарова, шулай ук ТР атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм «Закария» фолк-төркеме каршы алды.
Казанлылар монда Яңа ел каникуллары дәвамында чыршы белән соклана, «КышДа-Кар-фест»та сыйлана, Чаша мәйданында йөри һәм хәтта аның күзәтү мәйданчыгына менә ала. Ул бу көннәрдә эшләячәк.
Чыршы мәйданчыклары шәһәрнең барлык районнарында бер-бер артлы ачыла. Дөрес, көтелмәгән салкыннар аркасында ачылыш графигына үзгәрешләр кертелде. Яңалык белән биредә танышырга була. Шулай ук Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә «Менә-менә» кышкы программасы старт алды. Быелгы яңалыклардан – «Ак чәчәкләр» бульварында остаханә, Горки-Әмәт урманында камера концертлары, Санкт-Петербургтан урам циркы чыгышы. Тулы программа махсус бүлектә бастырылган. Барлыгы исә Казан территориясендә ачык һавада 160 бәйрәм чарасы узачак һәм тагын 400 тирәсе – мәдәният учреждениеләрендә.
Яңа елны «Черек күл» паркында каршыларга була. Биредә шугалакның рәсми ачылышы 27-нче декабрьдә булачак, бәйрәм төнендә шугалакта массакүләм шуулар һәм бәйрәм концерты оештырылачак.
«Зооцентр» приютын реконструкцияләү аны сукбай этләрне стерильләштерү, дәвалау һәм тоткарлау өчен заманча учреждение итте. Монда көчекләр өчен җылы, уңайлы корпус һәм яңа карантин блогы барлыкка килде. Моннан тыш, приютта булачак үзгәртеп коруларны анонсладылар – тагын бер җылы корпус һәм икенче мәйданчык барлыкка киләчәк. Яңартылган «Зооцентр»ның нәрсә белән уникаль булуы һәм этләр аулау буенча шәһәр кайнар линиясенә күпме шалтыратулар керүе турында чәршәмбе көнне Казан Мэры Илсур Метшин катнашында журналистлар өчен экскурсия вакытында сөйләделәр. Үз чиратында, шәһәр башлыгы «уллыкка алынган» Аяврикның ничек яшәве белән уртаклашты.
Татарстанлылар «COVID-19»га каршы вакцинацияне ясатуны дәвам итә, шуның артыннан ук авыручылар саны кими бара – ике атна эчендә 40%-ка, дип хәбәр иттеләр Казанда Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә җомга көнне. Вакцинаның икенче компонентын 1,8 миллионнан артык кеше ясаткан, кабат вакцинацияне 126,2 мең татарстанлы узган. Әмма санитария табиблары йомшаклык күрсәтмәскә һәм вакцинация темпларын киметмәскә чакыра.
1928 елда ук төзелгән Карл Маркс урамындагы иске бинадан дезинфекция станциясе Дементьев урамына күчте. Яңа бина Россиядә соңгы 20 елда төзелгән беренче объект булды. 1425,6 кв. м мәйданлы ике катта шлюз, дезинфекция сыйфатын контрольдә тоту лабораториясе, дезкамера һәм башка бүлмәләр урнашкан. Аларның җиһазландырылуын Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина пәнҗешәмбе көнне бәяләде.
Казанның 80-нән артык гаиләсе авария хәлендәге йортлардан Яңа ел алдыннан яңа фатирларга күчәчәк. Бу авария хәлендәге торактан күчерү программасы ярдәмендә мөмкин булды. Ирле-хатынлы Галимҗановлар беренчеләрдән булып яңа йортлы булды. Сишәмбе көнне аларның «Салават күпере» торак комплексындагы өй туенда Казан Мэры булып кайтты.
Барлыгы исә ике елга алдан билгеләнгән вакыт белән шәһәрдә авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 2023 елга кадәр 18 йорт күчереләчәк. Яңа торакка 681 кеше күчәчәк. Хәзер Казанда гражданнарны 2019-2023 елларга авария хәлендәге торактан күчерү программасы гамәлгә ашырыла. Аңа 2017 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган 51 йорт кергән.
Шәһәрнең төп кышкы фестивальләренең берсе – «Кыш ДаКар-фест» – Касә янындагы мәйданчыкта ачылды. Сәүдә рәтләре Яңа ел стилендә шәһәр символикасы һәм иллюминация белән рәсмиләштерелгән 8 нокта булып тора. Биредә танылган җәмәгать туклануы йортлары, сувенир продукциясе җитештерүчеләр, һөнәрчеләр, фермерлар һәм башка катнашучылар, өстәвенә, җирле һәм күрше төбәкләрдән, мәсәлән, Удмуртиядән дә киләләр. Туризмны үстерү комитетында якынча менюны һәм ларекларның ассортиментын ачыкладылар. Шунысы кызык, казанлылар яраткан чәкчәкләрен генә түгел, гадәти булмаган авторлык вафлиләрен дә ашый ала, шул ук вакытта Европа глинтвейнын да татып карый ала. «КышДаКар-фест» 13-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль мәйданчыгының эш графигы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.
ТР Конституция суды урнашкан Пушкин урамындагы 66/33-нче номерлы бинаның фасадында аның беренче рәисе Сәйфи Нәфиевка мемориаль такта урнаштырдылар, ә Идел буе дәүләт су транспорты университеты стенасында (Несмелов урамы, 7) – легендар очучы Михаил Девятаевка мемориаль такта куйдылар. Ике чара да тантаналы шартларда, чәчәкләр салу һәм әлеге күренекле кешеләр адресына җылы сүзләр белән узды.
РФ Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе Мәскәүдә 23-нче декабрьдә узды. Чарада Казан журналистлары да катнаша алды. Сораулар арасында – күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелә торган җир янындагы инфраструктураны үстерү, авария хәлендәге торактан күчерү программасын дәвам итү һәм башкалар. Ул Казанны яшәү өчен уңайлы шәһәр сыйфатында искә алды .
Осиново урамында реконструкциягә әзерлек эшләре алып барыла. Проект буенча шәһәрнең Киров районында юлны дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкләр, һәм бу «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, бу якынча 19 мең кеше. Казан Мэры Илсур Метшин сишәмбе көнне булачак эшләр урынына барды һәм объектны реконструкцияләү проекты белән танышты. Тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарылырмы һәм бу масштаблы проектны гамәлгә ашыру кайчан тәмамланачак, бу хакта вакыйгалар урыныннан ясалган репортаждан белергә була.
Чәршәмбе көнне «Эфир» телеканалында «Тема» программасында Казан Мэры төп магистральләрнең берсе – Горький Шоссесын реконструкцияләү планнары белән уртаклашты. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер проект алды эшләре алып барыла, концепция эшләнә. Юл алты полосага кадәр киңәйтеләчәк, анда өчәр төрле дәрәҗәдәге һәм бер баскычлы чишелешләр һәм берничә җир асты җәяүлеләре кичүе төзекләндереләчәк.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы Ратушада җомга көнне узды. Студентлар һәм аспирантлардан тыш, аларны шулай ук яшь спортчыларга һәм музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә дә бирделәр. Быел 300 гариза бирелгән иде, тантанада 90 кеше катнашты. Талантлы яшьләрне конкурста җиңүләре белән Илсур Метшин котлады.
Җиңүчеләрнең проектлары арасында – трансформаторларны диагностикалауның яңа методикасы, Казан метрополитенын яшелләндерү, инклюзив биюләр һәм эшләнмәләр. Оригиналь уйланма авторлары үз проектлары турында сөйләделәр.
Яз көне «Замбези елгасы» комплексында гну антилопалары, личи, тәва кошлары, зебра һәм марабу янына Белль кушаматлы Сомали ишәге кайтып урнашты. Әле күптән түгел генә ул Казан зооботаника бакчасына Туари дигән француз шәһәре зоопаркыннан күчеп кайтты һәм үзен бик яхшы хис итә. Белгечләр хәбәр иткәнчә, хәзер хайван карантинда һәм яңа яшәү урынына ияләшә, шулай ук бу төрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
2021 елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бүген, 25-нче декабрьдә, 15 шәһәр мәйданчыгында уза. Аларның адреслары һәм эш режимы порталда бастырылган. Казанлылар, элеккеге кебек үк, Татарстанның муниципаль районнары фермерларыннан продукция сатып ала ала. 2021 ел тәмамлану белән авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны да тәмамланып килә – алар 11-нче сентябрьдән башлап һәр шимбә саен үткәрелде. Яңалары киләсе елда гына узачак.