Узган эш атнасында булган мөһим яңалыклар турында – KZN.RU порталы сайланмасында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан өчен чираттагы эш атнасы вакыйгаларга бай булды. Тиздән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт комплексы үз ишекләрен ачачагы, ә шәһәрнең төп документларының берсе – 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертеләчәге билгеле булды. Яңалыклар җәмәгать транспортына да кагылды – трамвай һәм троллейбусларда йөрү өчен мобиль кушымта аша түләү кертелде, ә тукталышларда яңа электрон таблолар куелды. Бу һәм башка вакыйгалар турында KZN.RU порталы күзәтүендә укыгыз.
Шәһәр Башкарма комитетында узган традицион аппарат киңәшмәсендә торак фондка капиталь ремонт ясау буенча нәтиҗәләр ясалды. Быел Казанда 293 күп фатирлы йорт ремонтланды, ә киләсе елда тагын 171 йортны яңарту планлаштырыла. Капремонт вакытында нинди заманча технологияләр кертелә һәм йортлар исемлеге ничек формалаша, материалда укыгыз.
Сүз уңаеннан, бу елгы капиталь ремонт программасын, подрядчылар эшләргә бәяләр арту белән бәйле кыенлыклар белән очрашуга карамастан, җитди өзеклекләрләрсез башкарып чыгарга мөмкин булды. Төзелеш материалларына бәяләр «үсеп кенә калмады, ә бик нык артты», дип белдерде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәрдә бу проблеманы ничек хәл иткәннәр, материалда укыгыз.
Бу атнада Казанда чыршы базарлары ачылды. Ылыслы агачлар сату өчен 28 урын булдырылган, анда яшәүчеләр чыршы, нарат һәм ак чыршы сатып ала алачак. Эшмәкәрләр мәйданчыкларны чиста тотарга тиеш. Шәһәрдә шулай ук чыршы комплекслары һәм шәһәрчекләр дә бәйрәм кәефе тудыра – барлыгы 100-дән артык бәйрәм мәйданчыгы оештырылачак.
Чыршы базарларының адресларын һәм Яңа елның төп бизәге ничә сум торачагын сылтама буенча белергә була.
Гамәлдәге ковидка каршы чикләүләргә карамастан, яңа ел бәйрәмнәренә Казан туристлар өчен магнитка әверелә. Атна башына булган мәгълүматларга караганда, бәйрәм вакытына номер фонды инде 60%-ка броньланган. Пандемия ахырына якынлашмады, шуңа күрә туризм өлкәсендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең таләпләрен үтәргә кирәк, дип моңа шәһәр Мэры игътибар итте.
Татарстан башкаласы кунакларга кызыклы тамашалар әзерли һәм шәһәр локацияләрен бизи. Вакыйгалар календаре нинди чаралар белән тулыланган һәм яңа ел кәефен тотар өчен кая бару яхшырак, яңалыкларда белергә мөмкин.
Россия туристлары өчен тагын бер яхшы яңалык – бу туристик кешбэк программасын озайту. Тур бәясен 20%-ка кадәр кайтарып, ил буйлап сәяхәт итәргә мөмкин – федераль бюджеттан бу максатларга 5 млрд сум бүлеп бирелгән. Мондый мөмкинлектән кем файдалана ала һәм моны ничек эшләргә, тулырак итеп материалда җиткерелде.
Бәйрәмнәр якынайган саен, Казан да матуррак һәм яктырак була бара. Моңа кунакчыллык индустриясе объектлары арасында игълан ителгән Яңа елга иң яхшы бизәлеш конкурсы да ярдәм итә. Эшмәкәрләр, шулай ук инициатив төркемнәр һәм иҗтимагый оешмалар кунакханәләр, кафе, рестораннар, музейлар һәм башка объектларны бизәүдә ярышачак. Дүрт номинациядә җиңүчеләрне эксперт жюрие вәкилләре дә, гади шәһәрлеләр дә сайлаячак. Иң яхшыларны дипломнар, истәлекле бүләкләр, шулай ук 50-әр мең сум күләмендә акчалата призлар белән бүләкләячәкләр. «Казан – Яңа елда» конкурсында катнашу шартлары турында тулырак материалда белергә мөмкин.
Башкарма комитетта муниципалитетка акчаларны янга калдырырга, оптимальләштерү үткәрергә һәм хезмәткәрләр эшен җиңеләйтергә мөмкинлек биргән «Цифрлы бухгалтерия» пилот проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясадылар. Проектны бигрәк тә экология мәсьәләләренә битараф булмаган шәһәрлеләр бәяләячәк, чөнки кәгазь документ әйләнешеннән киләсе елда электрон документ әйләнешенә күчү 500-гә якын агачны кисүдән сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Бухгалтериянең цифрлы трансформациясе шулай ук мәгариф һәм башка учреждениеләрнең эшен оптимальләштерергә, кәгазь документларны китерү өчен вакыт әрәм итмәскә һәм хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә, шуның белән штат хезмәткәрләре санын кыскарта. Тагын нинди яңалыклар планлаштырыла, хисапчыларга ботлар ничек ярдәм итәчәк һәм дәүләт хезмәтләре порталында нинди яңалык барлыкка киләчәк – сылтама буенча укыгыз.
«Салават күпере» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән яңа билингваль «Елмай» балалар бакчасы ачылды. Ул – быел төзелүче 1700 урынга исәпләнгән сигез мәктәпкәчә учреждениенең берсе. Яңа балалар бакчасында сабыйлар берьюлы рус һәм татар телләрен өйрәнәләр, коммуникатив һәм сөйләм күнекмәләрен үстерәләр. «Салават күпере» – шәһәрнең иң актив үсүче микрорайоннарының берсе, һәм анда яңа мәгариф учреждениеләре таләп ителә, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин сишәмбе көнне яңа балалар бакчасында булганда. Шәһәр башлыгы фикеренчә, учреждение уңайлы, матур килеп чыккан. Хәзерге вакытта нәни тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә әзерләнә башлаган инде, аларга яңа ел чыршысын бизәргә шәһәр башлыгы ярдәм итте, нечкәлекләре – сылтама буенча.
Чәршәмбе көнне Казан Мэры сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында киңәшмә үткәрде. Алар үз эченә төрле эш юнәлешләрен ала – инклюзив белем бирүне үстерүдән башлап, уңайлы мохит таләпләренә туры килә торган объектлар белән карта булдыруга кадәр. Шул исәптән, Казан мәктәпләренең үсеш үзенчәлекләре булган балаларны укыту өчен җиһазлар сатып алу өчен грантлар алу мөмкинлеге дә билгеле булды. Хәзер шәһәрнең 45 мәктәбендә яшьтәшләре белән беррәттән 1700-дән артык инвалид бала һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала. Инлюзив белем бирүне үстерү өчен тьюторлар кирәк, аларны югары уку йортларында һәм көллиятләрдә әзерләячәкләр. И.Метшин тәкъдиме буенча, «Ел укытучысы» шәһәр конкурсында «Укытучы-тьютор» номинациясе барлыкка киләчәк.
Шул ук вакытта шәһәрдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә теге яки бу объектта уңайлы мохит барлыгы турында белергә мөмкинлек бирә торган telegram-бот тудырдылар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү чаралары турында тулырак мәгълүматны безнең материалда укыгыз.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Серов урамы, 4а урамында спорт комплексы төзелеше ахырына якынлаша. Биредә яшәүчеләр спорт белән шөгыльләнә һәм хәтта Паралимпиадага да әзерләнә алачак. Спорт комплексында фехтование, бочче, баскетбол, волейбол һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Электр мускул стимуляциясе өчен җиһазлар булган зал, массаж кабинеты, кардиозона, шулай ук заманча көч тренажерлары барлыкка киләчәк. Хәзер эшләрнең кайсы этапта булуын сылтама буенча укыгыз.
Казан шәһәре Думасы XI сессиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясады, шулай ук Казанда милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм туган телләрне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Депутатлар Татарстан башкаласында узган барлык чараларны искә төшерделәр, әлеге практиканы дәвам итәргә тәкъдим иттеләр, шулай ук Казанның уникаль тәҗрибәсен сакларга һәм теләктәшлек күрсәтергә өндәделәр. Яшьләрне бу эшкә ничек җәлеп итәчәкләр һәм ничә Казан укучысының татар телен өйрәнүләре – материалда укыгыз.
Казан шәһәр Думасы депутатлары 2022 елга шәһәр бюджетын раслады. Ул агымдагы икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып формалаштырылган һәм бүгенге көннең реалияләрен чагылдыра. Бюджетның керем өлеше 2021 елга караганда 4 млрд 419,5 млн сумга күбрәк. Иң күп акчаны традиция буенча социаль-мәдәни өлкәгә юнәлдерәчәкләр. Киләсе елга бюджетның керем һәм чыгым өлешләренең барлык маддәләре белән түбәндәге сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Шәһәрнең төп документларының берсенә – 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә – үзгәрешләр кертелде. Аларга ихтыяҗ соңгы еллардагы вакыйгалар фонында, шулай ук яңа федераль указлар чыгуга бәйле рәвештә туды. Кайбер юнәлешләр буенча Татарстан башкаласы куелган максатларны берничә елга узып китте – әйтик, 2030 елга гомер озынлыгын 76 яшькә кадәр арттырырга планлаштырылган иде. Казан бу тамганы бүген үк узып киткәнлектән, хәзер 2030 елга гомер озынлыгы 80 яшькә кадәр артырга тиеш. Шуның белән бергә шәһәрдә яшәүчеләрнең 75%-тан артыграгын спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, җан башына күчереп исәпләгәндә торак мәйданын күтәрү, шәһәрнең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыру планлаштырыла. «Стратегия –безнең әһәмиятле максатларыбызга ирешү юллары кертелгән документ», – диде Казан шәһәр Думасы сессиясендә Мэр. Үзгәрешләр турында тулырак материалда укыгыз.
Казанда автомобильләштерүне тоткарлау һәм җәмәгать транспортының уңайлылыгын арттыру юлларын эзлиләр. Шәхси машиналардан һәркем файдалана алырлык булуын исәпкә алып, шәһәр халкын җәмәгать транспортына даими рәвештә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырып кына җәлеп итәргә мөмкин, дип саный Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Бүген гамәлгә кертелә торган автомобильләштерүне тоткарлау чаралары арасында – муниципаль парковкаларны арттыру, киләсе ел башына ул 6,2 мең машина урынына җитәчәк. Моннан тыш, яңа маршрут челтәрен эшләү планлаштырыла – шәһәр бюджетыннан әлеге максатлар өчен подрядчыны сайлау буенча аукцион уздыруга акча бүлеп бирелгән. Бүген Казанда күпме автомобиль исәпләнә, һәм шәһәрнең транспорт челтәренең ничек заманча һәм уңайлы булуы турында – безнең текстта.
Казанның җир өсте электр транспортында тест режимында йөрү өчен «Казан транспорт» мобиль кушымтасы аша түләү системасы эшли башлады. Татарстан башкаласы – электр транспортының күчмә составы датчиклар белән тулысынча җиһазландырылган беренче шәһәр, әлеге системаның Россиядә аналоглары юк. Кушымта, салондагы махсус датчик белән үзара бәйләнешкә кереп, пассажирның кайсы тукталыш пунктында керүен һәм юл бәясе нинди булуын үзе билгели. Алга таба пассажирлар мобиль кушымта ярдәмендә генә түгел, һәр күчмә составтагы махсус QR-код буенча да түли алачак.
Электр транспортының тагын бер яңалыгы – 96 трамвай тукталышында урнаштырылган мәгълүмат таблолары, транспортның килеп җитү вакытын гына түгел, тоткарлану сәбәпләрен дә күрсәтә Табло якты светодиодлар белән җиһазландырылган. Яңа җайланмаларны кайда күрергә була – яңалыкларда.
Яңа ел чараларын әзерләү һәм үткәрү көннәрендә кайбер урамнарда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк. Мондый карарлар юлдагы хәлдән чыгып, Казан ЮХИДИе тарафыннан кабул ителәчәк. Хәрәкәт бәйрәм итү урыннары янында чикләнәчәк. Шулай итеп, Казан халкы һәм кунакларының бәйрәм мәйданнарына күпләп килүе 24-нче декабрьдә, төп чыршыны ачу көнендә, һәм 31-нче декабрьдә, Яңа елны бәйрәм итү көнендә көтелә. Ябылу участоклары һәм чикләүләр турында тулырак яңалыкларда укыгыз.
Казанда «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе башланды. Аңа Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды – ул 7 яшьлек Ранель Сабировның хыялын чынга ашырачак. Бүләккә малай Александр Пушкинның зур әкиятләр китабын сораган. Шәһәр башлыгының бәләкәй Ранельнең юлламасын ничек сайлавы турында безнең яңалыкта укыгыз.
Казанда инде 10-нчы тапкыр уза торган акциягә һәр казанлы теләктәшлек күрсәтә һәм тылсымчы була ала, тулырак мәгълүмат – сылтама буенча.