Узган эш атнасының төп темалары турында – KZN.RU порталы сайланмасында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Бу атнада Казанда су коену сезонының ачылу датасы билгеле булды. Казан Мэры төзелеш мәйданчыкларында автомобиль көпчәкләрен юуның заманча системасын бәяләде, ә шәһәрнең Совет районы халкы юлны ремонтлауны түземсезлек белән көтә. Атнаның төп темалары турында – KZN.RU порталы материалында.
Кадрлар үзгәреше Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә булды. Фәнис Нурмөхәммәтов бу вазыйфада соңгы 15 ел дәвамында булган район администрациясе башлыгы Тимур Алибаевны алыштырды. Яңа җитәкчене хакимият хезмәткәрләренә Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Нечкәлекләрне материалда укыгыз.
Җылы көннәр Казан халкын һәм кунакларын сөендерүне дәвам итә, һәм инде күпләр коену сезонын ачарга ашкынып тора. Бәхеткә, озак көтәргә туры килмәячәк – 1 июньнән үк пляжлар һәм су янында массакүләм ял итү урыннары эшли башлаячак. Шәһәрлеләр бу җәйдә кайда ял итә һәм коена алачак, биредә укыгыз.
Шәһәр пляжлары ял итүчеләр каршыларга әзерләнгән арада, әлегә вакытны шәһәрнең паркларында һәм скверларынд уздырырга мөмкин. Монда төрле чаралар – гастрофестивальләр, спорт дәресләре, лекцияләр һәм башкалар белән җәйге программа старт алды. Тагын да күбрәк мәгълүматны материалдан белергә мөмкин.
Паркларда вакытны күңелле итеп үткәрергә генә түгел, ә тәмле итеп тамак ялгарга да мөмкин булачак. Яңа җәйге сезонда башкаланың 19 паркында стационар булмаган сәүдәнең 73 объектын урнаштыру планлаштырыла.
Быел Казанда паркларны, скверларны төзекләндерү һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру эшләре дәвам итәчәк. Мәсәлән, «Черек күл» паркын реконструкцияләүне төгәлләү планлаштырыла. Биредә торгызылган ике павильон арасындагы территорияне төзекләндерергә, коммуникацияләр белән эшне тәмамларга, навигация ясарга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә кирәк булачак. Тагын нинди парклар һәм скверлар яңартылачак, материалда укыгыз.
Бу атнада Сабантуйны уздыру датасы билгеле булды. Бәйрәм чаралары Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте билгеләгән куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылачак. Шәһәр халкының нәкъ менә кайчан милли ишегаллары буйлап йөри, конкурсларда һәм спорт ярышларында катнаша алуы турында материалда укыгыз.
Казанда урам-юл челтәрен, аерым алганда, Совет районында Магистраль урамын ремонтлау дәвам итә. Монда илкүләм проект буенча 1867 м озынлыктагы участокны ремонтлыйлар. Элек артык тар юл автомобильләрдән озын бөкеләр җыя иде, ә җәяүлеләр өчен уңайлы тротуар юк иде. Юл ничек үзгәрәчәк, нәрсә эшләнгән һәм ремонт кайчан тәмамланачак икәнен монда укыгыз.
Бу атнада Казанда «Күн туп» бөтенроссия турнирының шәһәр этабы ачылды. «Хезмәт резервлары» стадионында башлап килүче спортчылар белән кырга Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сычев, Евгений Алдонин һәм Дмитрий Аленичев чыкты. Массакүләм матчта алар белән күпме яшь футболчылар уйнаган, материалда укыгыз.
Россия футбол йолдызлары яшь спортчыларны яңа биеклекләрне яулауга илһамландырган арада, Казан «Кунакчыллык йолдызлары» шәһәр конкурсында үз осталыкларын күрсәтә. Иң яхшыларны туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасыннан сайлаячаклар. Конкурс этапларының берсе ничек узуы турында материалда укырга мөмкин.
Казанда төзелеш мәйданчыкларында автотранспорт тәгәрмәчләре юуның яңа стандарты кертеләчәк. Казан Мэры Илсур Метшин беренчеләрдән булып шәһәрнең торак комплексларының берсенең төзелеш мәйданчыгында эшли башлаган заманча пунктны күрде. Автомат система тәгәрмәчләрне сыйфатлы итеп чистартырга, юу вакытын шактый кыскартырга гына түгел, ә туфракка пычрак агып төшүне дә булдырмаска мөмкинлек бирә. Тулырак биредә.
Бутсылар, аккошлар, баобаб, ләкләкләр, туп – чәчәкләрдән тагын башка фигуралар казанлыларны һәм шәһәр кунакларын сөендерәчәк. Горводзеленхоз белгечләре күпме фигура ясаячак һәм «Бутсылар һәм туп» композициясен бизәү өчен күпме чәчәк кирәк, материалда укыгыз.