Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.07.2021, 17:55

Атнаның топ-10 яңалыгы: кемгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды һәм робот сукбай этләр проблемасын хәл итәргә ничек булыша

Узган эш атнасының төп темалары – KZN.RU порталы сайланмасында

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Бу атнада Казанның парклары һәм скверларында июль аена җәйге программаны тәкъдим иттеләр – бу ай шәһәрлеләрне интеллектуаль чаралар белән сөендерәчәк. Моннан тыш, Мэр Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына сайлап алуда катнашкан 12 яшьлек малай белән очрашты, ә шәһәр бистәләрендә этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү дәвам итә. Узып баручы атнаның төп яңалыклары турында KZN.RU порталы материалында укыгыз.

Интеллектны үстерәбез

Концертлар азрак һәм интеллектуаль чаралар күбрәк – июль аена мәдәни программаның үзенчәлеге шундый. Казанлылар өчен лекторияләр, белем бирү мәктәбе, сөйләшү һәм китап клублары әзерләнде. Тематика спектры – Фешин һәм Родченко иҗатыннан алып пилотсыз киләчәк һәм яңа коммуникацияләргә кадәр.

Спорт паркы булырга тиеш!

2022 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү йомгаклары ясалды. Казанда иң күп тавышны Миллениум күпереннән алып «Ак Барс Арена» стадионы ягыннан өченче транспорт дамбасына кадәр сузылган Спорт паркы җыйды. Гомумән алганда, республика башкаласындагы паркларны төзекләндерүгә 56 мең кеше теләктәшлек күрсәткән.

Башкарма комитетта балалар

Казанда рәсми рәвештә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Минтимер Ногманов вазифага конкурс нигезендә сайлап алу барышында сайланды, ул комитетның муниципаль хезмәт тәҗрибәсеннән башка беренче рәисе булачак.

Шул ук көнне Казан Мэры сайлап алуның иң яшь катнашучысы – 12 яшьлек Эльдар Гиниятов белән очрашты. Малай шәһәр башлыгы белән яшьләр сәясәте өлкәсенә кагылышлы идеяләре белән уртаклашты.

Тарифлы үзгәрешләр

1-нче июльдән Татарстанда, шул исәптән аның башкаласында да коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Яңа тарифлар буенча хисап-фактураны шәһәр халкы августта алачак. Белгечләр ышандырганча, үзгәрешләр норма чикләрендә – уртача индекс 4,4%-ка тигез.

Эт – кешенең дусты

Казанда бушлай вакцинацияләү һәм этләрне стерильләштерүнең мобиль пункты үз эшен дәвам итә. Бу шимбәдә белгечләр Идел буе районының Отар бистәсенә барачак. Хайваннарга ветеринария хезмәтләренең тулы комплексын күрсәтәчәкләр. Киләсе атнага җәдвәл шулай ук билгеле.

Моннан тыш, сукбай этләрне аулауга гаризалар өчен бердәм телефон эшли башлады. Шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләрен тәүлек буе ялларсыз кабул итәләр. Гаризаны казанлылар +7(843)222-0-444 телефоны номеры буенча калдыра ала. Шалтыратуларны робот кабул итә.

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 10 пар гаилә бүләкләнде, аларның никах бердәмлеге тугрылык, иминлек һәм гармония үрнәге булып тора. Аларга иҗтимагый бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медален тапшырдылар. Аларга бүләкләрне туп-туры өй ишегенә кадәр китерделәр.

Беренче тапкыр беренче сыйныфка

«Салават күпере» микрорайонындагы 182-нче номерлы лицейда балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәмамланды. Бары тик әлеге гомуми белем бирү учреждениесенә теләге булган һәркем эләгә алмаган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты әлеге фактны тикшерде һәм хокук бозуларны ачыкламады.

Моннан тыш, булачак мәктәп укучыларының әти-әниләренә альтернатив вариантлар тәкъдим ителде. Алар 1-нче сентябрьдә ачылачак 188-нче номерлы лицейга һәм 189-нчы номерлы гимназиягә гариза бирә ала. Бу тема буенча төп сорауларга шәһәр Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җавап бирде.

Барлык яңалыклар