Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2021, 17:35

Атнаның топ-10 яңалыгы Казанда: ишегалларын капиталь ремонтлау, температура рекордлары һәм яшьләрдән креатив

Узган эш атнасының төп темалары турында – KZN.RU порталы сайланмасында.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Бу атнада Казанда ишегалларын капиталь төзекләндерү планнары билгеле булды. Шәһәр Мэры белән очрашуда иҗади яшьләр үз идеяләрен тәкъдим иттеләр, ә ата-аналар Илсур Метшин белән мәктәп туклануы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Атнаның төп темалары турында – KZN.RU порталы материалында.

Зур ремонт

Гадәттәгечә, эш атнасы шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедән башланды. Төп темалар арасында – социаль учреждениеләргә капиталь ремонт. Быел Казанда 15 балалар бакчасы, 2 яшүсмерләр клубының капиталь ремонтланачагы билгеле булды, ә Константиновка бистәсендә ул арада гомуми практика табибы офисын һәм педиатр кабинетын файдалануга кертүгә әзерләнәләр.

Көтеп җиткердек!

Шуның белән бергә Казанда тагын да күбрәк яңартылган ишегалды территорияләре барлыкка киләчәк. Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 408 йорт ишегалды төзекләндереләчәк, аларның күбесе дистә еллар дәвамында ремонт күрмәгән. Совет районында яңа ишегалды территориясе эскизлары белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Ул Җиңү проспекты, Академик Сахаров һәм Зәкиев урамнары арасындагы торак кварталның җиде ишегалдындагы территориянең ничек үзгәрүен күрде. Шәһәр башлыгы халыкка: «Көз көне очрашабыз, ишегалдыгызны танымаячаксыз», – дип вәгъдә бирде. Тулырак мәгълүматны биредә укыгыз.

Яңа конкурс

Казанда чәршәмбе көнне Сибгат Хәким урамында территорияне үстерүнең иң яхшы архитектура концепциясенә халыкара конкурс башлануы билгеле булды. Территория 8,9 га мәйданны били. Көч сынатасыгыз киләме? Алайса, шартлары турында монда укыгыз.

Тарихка керергә

Казанлылар Казан метрополитенын үстерүгә үз өлешләрен кертә һәм төзелеп килүче икенче линия станцияләренә исемнәр таба алачак. Конкурсны уздыру турында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Станциягә нинди атама бирергә дигән идеяләр бармы? Тулырак мәгълүматны яңалыклар аша белергә мөмкин.

Яшьләрдән креатив

Яңа арт-объектлар, этник музыканы популярлаштыру һәм граффити фестивале – шәһәрнең иҗади яшьләре Казан Мэрына шәһәрнең мәдәни тормышын үстерү турында үз тәкъдимнәрен белдерде. Тәкъдимнәр гадәти түгел, аларның күбесе коралга алынды. Тулырак мәгълүматны материалда укыгыз.

Ата-аналар укучыларның туклануын бәяләде

Боламык, токмач, пилмән, коймак, карабодай һәм тавык – балаларның яраткан ризыклары. Казанда ата-аналар контроленә йомгак ясадылар. Мәктәп ашханәләрендә барлыгы 8 меңнән артык ата-ана булган, алар 145 кисәтү калдырган. Нечкәлекләрне

материалда укыгыз.

Туризм җанлана

Казанның туристлык тармагы әкренләп торгызыла. Май бәйрәмнәренә отельләрнең уртача йөкләнеше, пик даталарны исәпкә алып, 70-тән 90%-ка кадәр тәшкил итәчәк. Транспорт элемтәсе дә яңартыла. Казан аэропортының язгы-җәйге җәдвәленә эчке рейсларның 33 юнәлеше кертелгән. Чит ил авиамаршрутлары әлегә азрак. Тулырак мәгълүматны монда белергә була.

Яз көне җәй

Атна чын-чынлап эссе булды – бер атна эчендә ике температуралы рекорд куелды! Татарстан Гидрометеорология үзәгендә аңлатуларынча, республика территориясендә тәүлеклек температура нормадан 8-10 градуска артып киткән аномаль җылы һава торышы урнашты. Дөрес, ял көннәрендә, 17-нче һәм 18-нче апрельдә, республикада һава торышы төньяк антициклон тәэсирендә формалашачак, һәм көндез һава 12 градуска кадәр җылыначак.

Беренче фонтаннар

Җылы көннәр килү белән казанлылар вакытны күбрәк урамда уздыра, шәһәрлеләргә шатлык булып беренче фонтаннар эшли башлады. Кайда икәнен монда укыгыз.

Балтырган белән көрәш

Казанлылар балтырганны юк итү юлында беренче адымнарын ясаячак. 24-нче апрель көнне Рус-Алман Швейцариясендә бу мәкерле үсемлеккә каршы көрәш акциясе узачак. Сүз уңаеннан, балтырган илдә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде – узган гасырның 60 елларында аны Кавказдан алып кайтканнар. Тиз таралу һәм үләненең куелыгы исәбенә аның белән терлекләрне ашату күздә тотылган булган, ләкин, нәтиҗәдә, сыерларның сөтенә әче тәм кергән. Бүген инде бөтен ил буйлап балтырганнарның тулы бер плантацияләрен очратырга мөмкин. Өмәдә катнашырга телисеңме? Башта моны укып чык.

Барлык яңалыклар