В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталында атнаның төп вакыйгалары турында материаллар җыелган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Узып баручы атнаның төп вакыйгалары, әлбәттә, Казанда торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү һәм Корбан бәйрәме. Ләкин бу әле барысы да түгел, башка күп кенә кызыклы яңалыклар да бар: Чуйков урамында гадәти булмаган ретроэкодвор барлыкка киләчәк, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен берьюлы берничә уку һәм ял үзәкләре булдыру турында игълан ителде. Топ-10 яңалык турында KZN.RU порталы әзерләде.
Православие динендәге иң зур иконаларның берсе булган Собор 1930 елларга кадәр булган урында – Казан Богородицкий ирләр монастыре территориясендә яңадан төзелгән. Изгеләндерүне Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл үткәрде, ә кунаклар арасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Матвиенко Валентина Ивановнаны, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровны һәм башка мәртәбәле кунакларны күрергә мөмкин иде. Тантананың ничек узуы турында бу мәкаләдә укыгыз.
Сүз уңаеннан, соборны ачу хөрмәтенә махсус почта маркасы чыгарылды. Аның турында тулырак мәгълүматны монда белергә була.
Быел Бөек бәйрәм 20-нче июльгә туры килде. Бу көн эш көне булмады, һәм шәһәр территориясендә берничә бәйрәм чарасы оештырылды. Мәсәлән, Горький исемендәге паркта «Корбан-фест» гаилә гомумшәһәр бәйрәме гадәти булмаган концепциядә узды –кунакларны үткәнгә җибәреп, хәзерге вакытка кайтарып, киләчәккә озаттылар. Ә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Галиев мәчетендә бәйрәм намазының ничек узуы турында бу материалда укырга мөмкин.
Г.Камал исемендәге театр 20 мең кв. метрдан артык мәйданлы яңа бинага күчәчәк. Аның нинди булуы архитектура концепциясен эшләү конкурсы ярдәмендә билгеләнәчәк, ә җиңүче 2,5 млн сум алачак. Булачак бина өчен участок инде сайланган, кайсы бина икәнен шәһәр башлыгы катнашында узган матбугат конференциясе нәтиҗәләре буенча материалда танышыгыз
Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча сайлап алынган барлык егетләр дә армиягә җибәрелде. Комиссиягә барлыгы 4549 кеше чакырылган булган, 4537 егет килгән, ә Россиянең Хәрби көчләре сафларына 700-дән артык кеше озатылган. Казан солдатларын нинди гаскәрләргә алулары, аларга «гражданка»га кайткач ничек ярдәм итүләре турында шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары полковник Михаил Венедиктов сөйләде.
Рус теле буенча БДИның уртача нәтиҗәсе быел 74 баллдан артык булды, профильле дәрәҗәдәге математика буенча – 60,42 баллга. 832 укучы мәктәпне медальләр белән тәмамлады. Имтиханнарның нәтиҗәләре һәм топ-10 мәктәп Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә игълан ителде.
Ике инклюзив белем бирү һәм ял итү үзәге ачылышын Казанда анонсладылар. Берсе «Әкият» балалар үзәге базасында пәйда булачак, анда балаларны актерлык осталыгы һәм робот техникасына өйрәтәчәкләр, икенчесе – 49-нчы номерлы мәктәп бинасында, ул берничә ел буш торды, ә хәзер капиталь ремонтлана һәм тиздән яңа тормыш алачак. Монда балаларны балта эшенә һәм чүлмәк осталыгына өйрәтәчәкләр, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус мәйданчык булдырачаклар. Ике проект та Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим ителде.
Казан Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләр өчен татар теле курслары тәмамланды. Дәрес ай дәвамында атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узды. Курсларда катнашучыларның яңа эш башлаучы яки үз телләрен камилләштерергә теләүчеләр өчен төркем сайлап алу мөмкинлеге бар иде. 21 кеше квалификация күтәрү турында таныклык алды. Дәресләрнең ничек узуы һәм лексиконыңны тулыландыру мөмкинлегеннән тагын кем файдалана алуы турында тулырак мәгълүматны бу мәкаләдә укыгыз.
Порталда Нокса елгасының яр буе территориясе ничек булачагы турында сораштыру башланды. Эшләр «Весна» паркыннан, Мамадыш трактындагы күпер астында, «Светлая долина»ТК янында алып барылачак. Проект өстендә Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем эшли, әмма белгечләр өчен казанлыларның фикере мөһим. Территорияне төзекләндерүнең нинди вариантлары карала, сылтама буенча материалда укыгыз.
Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Бөтендөнья кышкы уеннары волонтерларын рекрутинглау үзәге ачылды. Оештыручыларның планында – эшкә 2250 ирекле кеше җәлеп итү. Октябрьгә кадәр әңгәмәләр үткәреләчәк, ә соңыннан иң уңышлы кандидатларны укыту башланачак.
Уеннар үзләре Казанда 2022 елның 22-28-нче гыйнвар көннәрендә узачак, һәм аларны уздыру турында шәһәр Башкарма комитеты киңәшмәсендә фикер алыштылар.
Казансуның ике ягында да яңа ял урыннары барлыкка киләчәк. Әйтик, бер километрга елганың сулъяк ярында, Лениннан алып Киров дамбасына кадәр җәяүле яр буе артачак. Төзекләндерү эшләре тулы көченә алып барыла, алар тәмамлангач Кремль яр буен –казанлыларның иң популяр ял итү урыннарының берсе – велосипед юллары, уңайлы эскәмияләр һәм ятаклар, агачлар, куаклар һәм чәчәк түтәлләре барлыкка киләчәк.
Икенче мәйданчык – Чуйков урамындагы 25-нче һәм 25а номерлы йортларның янәшәсендә урнашкан территория, 68-нче һәм 68а номерлы Мусин урамындагы йортлар. Биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр алып барыла, һәм белгечләр гадәти булмаган проект эшләгән: ишегалды 60 еллар стилендә бизәләчәк, ә аның төп темасы экологик булачак, шул ук вакытта кече архитектура формалары авыл йортларын хәтерләтәчәк, ә биналарның фасадын граффити бизәячәк. Мәйданчыкка чыккан вакытта Казан Мэрына башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләделәр.