Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2021, 17:31

Атнаның топ-10 яңалыгы: сукбай этләрне ничек санаячаклар һәм кайсы озакка сузылган өлешчеләр тиздән өй туен билгеләп үтәчәк

KZN.RU порталы – атнаның төп вакыйгалары турында.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Августның соңгы эш атнасы Казанда Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә әзерлек белән истә калды, әмма шәһәрдә агымдагы мәсьәләләрне хәл итүне дәвам иттеләр. Әйтик, «Салават күпере» микрорайонында күптән көтелгән җәмәгать транспорты эшли башлады, ә этләрнең күзәтүсезлеге проблемасы Казан Мэры Илсур Метшин катнашында түгәрәк өстәлдә тикшерелде. Ни өчен шәһәр башлыгы приюттан дүрт аяклы хайванны алырга карар кылган, ата-аналар ничек итеп мәктәп менюсы сыйфатына йогынты ясый алачак һәм кайсы озакка сузылган төзелешнең өлешчеләре тиздән өй туен билгеләячәк, KZN.RU порталы материалларында укыгыз.

Лаеклы бәяләделәр

Казанның иҗтимагый киңлекләре Россиядә иң төзек һәм чиста дип танылды. Сораштырылганнарның шәрехләренә караганда, Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт урманында булу күңеллләренә хуш килгән. Казан белән нинди шәһәрләр көндәшлек итә, рейтингның аутсайдеры кем булган, безнең материалда укыгыз.

Шулай ук бу атнада Казан паркларында җәйге программа тәмамлануы билгеле булды. Нечкәлекләрне материалда укыгыз.

Музыкаль залплар

Казанда беренче тапкыр уникаль пиротехник шоу узачак. Шәһәр һәм республика көнендә матур фейерверк күк йөзен музыка астында бизәячәк. Иң яхшы карау ноктасы Кремль һәм «Казан» гаилә үзәге яр буйлары булачак. Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү гадәти булмаган салют белән тәмамланачак. 30-нчы августта Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын көн дәвамында үзенчәлекле программа көтә – бәйгеләр, фестивальләр, яктылык тамашалары, мим чыгышлары һәм башка бик күп нәрсәләр. Кая барырга икәнен, материалда укыгыз, шулай ук афишада.

Спорт яшьләре

Казан спорт мәктәпләрендә һәм комплексларында ачык ишекләр көннәре узачак. Быел шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр 4 меңнән артык бала һәм яшүсмер булыр дип планлаштырыла. Сүз уңаенда, казанлылар футбол, хоккей, җиңел атлетика, йөзү һәм нәфис гимнастика белән кызыксына. Спорт мәктәбенә ничек язылырга, материалда укыгыз.

«Салават күпере» соңгы тукталышы

«Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр соравы буенча җәмәгать транспорты эшли башлады. 62-нче номерлы автобус маршруты микрорайонның ике кварталын һәм торак комплексының барлык социаль объектларын: балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларын, 7 балалар бакчасын һәм 3 мәктәпне үзара тоташтырачак. Нечкәлекләрне түбәндәге сылтама буенча укыгыз.

Яктылык булсын!

«Кремль» һәм «Тукай мәйданы» метро станцияләрендә яктырак булды – архитектура-сәнгати яктырту элементларын реконструкцияләү тәмамланды. Хәзер фрескалар, мозайкадан паннолар һәм колонналар яңа буяулар белән уйный башладылар. Үзгәрешләрне башкала халкы һәм кунаклары инде бәяләде. Яңа яктырту өчен күпме прожектор һәм яктырткычлар кирәк булганын, материалда укыгыз.

«Этләр исәбе»

Сукбай этләртемасы бу атнада фикер алышынган темаларның берсе булды. Казан Мэры Илсур Метшин сукбай хайваннар проблемасын хәл итүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашу нәтиҗәләре буенча Казанда «эт исәбен алу» оештырырга, шәһәрдә заманча зооцентрлар челтәрен булдырырга, Казан ветеринария академиясе территориясендә этләр өчен приют төзергә һ.б. карарлар кабул ителде.

Сүз уңаеннан, якындагы якшәмбедә шәһәрдә «Тәпиеңне бир» икенче акциясе узачак. Анда казанлылар «Зооцентр» приютындагы этләр белән якыннанрак таныша һәм үзләре өчен хайван сайлый алачак. Приюттан эт алырга теләүчеләр арасында – Илсур Метшин.

Яңа лицей буенча экскурсия

Казанның иң зур мәктәп ашханәсе, укытучыларның халыкара составы һәм үз мобиль кушымтасы – 1-нче сентябрьдә «Арт Сити» торак комплексында үз ишекләрен ачачак 11-нче номерлы «Унбер»лицееның үзенчәлекләре әнә шундый. Уку йортының мөмкинлекләре белән Илсур Метшин танышты. Казан Мэрына мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр һәм укытучылар коллективы белән таныштырдылар. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча укыгыз.

Кагыйдәләр буенча уен

Казанда урам артистлары һәм музыкантлары эше өчен регламент расланды. 35 мәйданчык билгеләнде, анда артистлар чыгыш ясый ала. Барлык мәйданчыклар эшчәнлек төре, мөмкин булган тавыш дәрәҗәсе, чыгышларда катнашучылар саны буенча бүленгән. Шулай итеп, билгеле бер мәйданчыкларда музыкантларга шау-шу дәрәҗәсе белән 60 децибелга кадәр, тавыш көчәйтүче җиһазларсыз чыгыш ясарга мөмкин булачак. Урам артистлары тагын нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш, материалда укыгыз.

Мәктәп мәсьәләләре

Куркынычсызлык системасын камилләштерү, мәктәп ризыкларын бәяләүнең яңа форматы һәм укытучылар җитмәү - бу һәм башка мәсьәләләр Казанда шәһәр Мэры катнашында мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясендә тикшерелде.

Өй туе белән!

Атна өлешчеләр өчен шатлыклы вакыйга белән тәмамлана. Казанда «Свей»ның соңгы озака сузылган төзелеше – Четаев урамындагы 447 фатирга исәпләнгән өченче йорт тапшырылды. Өлешле төзелештә катнашучыларны шәһәр Мэры Илсур Метшин котлады. Яңа фатирларга күченүчеләр нинди фатирларда яшәячәк, сылтама буенча укыгыз.

Барлык яңалыклар