Музей-тыюлык территориясенә 1 Май мәйданы ягыннан күрше арка аша керергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Казан Кремленә билетларны Гавами урыннардагы визит-үзәктә, 1 нче подъездда, Тайницкая манарасы кассаларында, шулай ук 1 Май мәйданында сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 13 нче һәм 14 нче апрельдә Казан Кремленең Гавами урыннарында язгы архитектура «Диалоглар»ы булачак. Очрашу бөтен Россиядән 500 ләп катнашучыны һәм 50 дән артык спикерны берләштерәчәк. Фикер алышуның төп темасы – уңайлы шәһәр мохите һәм транспорт инфраструктурасы.