Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2018, 14:27

Казан активистлары тикшергән подъездларның берсендә генә ут булмаган

“Якты подъезд” акциясе кысаларында 45 йорт тикшерелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). “Якты подъезд” акциясе ярдәмендә Казан активистлары шәһәребездә йортларның ни дәрәҗәдә якты икәнен тикшерде һәм бер генә “тәртип бозучыны” ачыклады. ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге хезмәткәрләре Казанның биш районында рейдлар уздырды.

Акция 23 апрельдә старт алды һәм 16 майда тәмамлана. Ул “Акыллы кулланучы мәктәбе” бөтенроссия проектының бер өлеше булып тора. Белгечләр подъезд һәм йорт территорияләрен өч тапкыр тикшерде: 27 апрельдә Вахитов һәм Идел буе районнарында, 4 майда Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында, 11 майда Киров районында – 45 күпфатирлы йорт тикшерелде. Яктылык дәрәҗәсеннән тыш, белгечләр энергия саклагыч лампалар куллануына игътибар иттеләр, җирле халык белән аралаштылар. Тикшереүчеләр #СветлыйПодъезд яисә #ТемныйПодъезд хештэглары белән эш барышын социаль челтәрләрдә чыгарып барды.

Нәтиҗәдә, бары бер генә караңгы подъезд ачыкланды – идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать җибәрелде. Билгеле булганча, күпчелек йортларда гадәти лампалар кулланыла, дип хәбәр итә үзәк матбугат хезмәте. “Алга таба да мондый чаралар үткәреләчәк. Һәркемнең чиста, төзек подъездда яшисе килә”, - диде проектның Татарстандагы кординаторы Дмитрий Романов.

Барлык яңалыклар

Казан активистлары тикшергән подъездларның берсендә генә ут булмаган

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). “Якты подъезд” акциясе ярдәмендә Казан активистлары шәһәребездә йортларның ни дәрәҗәдә якты икәнен тикшерде һәм бер генә “тәртип бозучыны” ачыклады. ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге хезмәткәрләре Казанның биш районында рейдлар уздырды.<br> </p> <p> Акция 23 апрельдә старт алды һәм 16 майда тәмамлана. Ул “Акыллы кулланучы мәктәбе” бөтенроссия проектының бер өлеше булып тора. Белгечләр подъезд һәм йорт территорияләрен өч тапкыр тикшерде: 27 апрельдә Вахитов һәм Идел буе районнарында, 4 майда Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында, 11 майда Киров районында – 45 күпфатирлы йорт тикшерелде. Яктылык дәрәҗәсеннән тыш, белгечләр энергия саклагыч лампалар куллануына игътибар иттеләр, җирле халык белән аралаштылар. Тикшереүчеләр #СветлыйПодъезд яисә #ТемныйПодъезд хештэглары белән эш барышын социаль челтәрләрдә чыгарып барды. </p> <p> Нәтиҗәдә, бары бер генә караңгы подъезд ачыкланды – идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать җибәрелде. Билгеле булганча, күпчелек йортларда гадәти лампалар кулланыла, дип хәбәр итә үзәк матбугат хезмәте. “Алга таба да мондый чаралар үткәреләчәк. Һәркемнең чиста, төзек подъездда яшисе килә”, - диде проектның Татарстандагы кординаторы Дмитрий Романов. </p>