Макулатураны, покрышкаларны, батарейларны 400 гә якын кеше тапшырды
Май аенда 400 гә якын казанлы «Җыю ноктасы» кабул итү пунктына 5,3 тоннага якын икенчел чимал тапшырган. Калдыклар арасында: 1,5 тоннадан артык мебель, 1,2 тонна покрышка һәм 1,1 тонна макулатура.
Узган айда шәһәр халкы шулай ук икенче чимал кабул итү пунктына 165 килограмм пэт-шешә, 180 килограмм пакет һәм пленка, 28 кг батарея һәм 600 лампа алып килгән.
«Калдыкларны аерым җыючылар һәм аларны «Җыю ноктасы»на алып килүчеләр ярдәмендә бөтен җыелган чимал эшкәртелүгә китте», – дип хәбәр иттеләр «ПЖКХ» компаниясендә.
Исегезгә төшерәбез, 39 фракция кабул итә торган «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пункты Васильченко ур., 6 адресы буенча урнашкан. Ул көн саен 7:00 дән 19:00 гә кадәр эшли.