Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2022, 11:44

Тинчурин театры 88 нче сезонын «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән ябачак

Өч актлы куелыш «Умай» хатын-кызлар лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 88 нче театр сезонын «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән ябачак. Куелыш – «Умай» хатын-кызлар лабораториясе эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Опера өч акттан тора. Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.

«Умай» опера лабораториясенең кураторы, Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, операның исеме татар традицияләре, моң һәм хатын-кызны чагылдырган «яулык», «шәл» белән бәйләнгән.

Опера актларының берсе мәгариф, мәктәп системасына, традицияләрне саклауга багышланган.  «Мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында да хатын-кыз укытучылар укыта. Алар балаларны кулларыннан җитәкләп йөртәләр һәм дөнья белән үз призмалары аша таныштыралар, - дип сөйли баш режиссер. - Алар тәрбиялиләр, белем бирәләр, тарихны мәдәниятне саклап калган хәлдә тәкъдим итәләр. Һәркайсының тормышка карата үз карашлары һәм үз концепциясе бар, шуңа күрә төрле ситуацияләрдә калганда да, һәрберсе үзләрен төрлечә тота».

Операның барлык авторлары – шагыйрәләр, драматурглар һәм композиторлар – хатын-кызлар: Алсу Сөнгатуллина, Алинә Кәримова, Анастасия Костюкова. Рәссам – Лилия Имаметдинова. Операның режиссерлары исә ир-егетләр – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин, Рамил Камалов.  Операдагы музыка өчен театрның музыкаль җитәкчесе һәм оркестр дирижеры Ильяс Камалов, ә хореография өчен Марсель Нуриев җавап бирә.

Операга Тинчурин театры артистлары җәлеп ителгән: Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлар Лилия Мәхмүтова белән Ренат Шәмсетдинов, Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов, Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров һәм Венера Низамова.

Әйтергә кирәк, «Умай» – татар театры тарихында беренче хатын-кызлар лабораториясе. Ул ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм борынгы заманнарда төрки халыклар данлаган Умай хатын-кызлар мифик көче исеме белән аталган.

Опера премьерасы 30 нчы июньдә булачак. Башлана – 18:30 да, керү – билетлар буенча.

Барлык яңалыклар